Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңганнар бизи авылны

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләре Хәлил Әшрәпов, Рафаэль Мөхәммәтшин, Гомәр Шиһаповлар белән хуҗалыкларда чәчү агрегатларының эшчәнлекләре белән танышып йөргәндә "Аяз-Ойл" җәмгыяте механизаторлары янына тукталдык.

Иртә сабан культуралары чәчүне тәмамлап киләләр иде. Хуҗалыкның баш агрономы Габдрәшит Нәҗипов ерак кырдан кайтып килешли олы юл читендәге участокка тукталган. Ул биредә эшләүче механизаторга югары бәя биреп, тулаем кыр эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде.
-Таһир Галләмов эшенә һич кенә сүз әйтеп булмый. Кыр эшләрендә быел да аңа тиңнәр юк. Башкарган эшләре һәрвакыт югары сыйфатка ия,-ди ул.
Кемнең нәрсәгә сәләтле булуы мәктәп елларында ук билгеле була, диләр. Ул да әле Тәб.Чаллы мәктәбендә укып йөргәндә һәрбер авыл малае кебек техника белән якыннан кызыксына. Аның бу яшерен мавыгуларын күреп тәҗрибәле укытучы, ул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Ширияздан абыйсы Гарипов егеткә һичбер икеләнүсез Корноуховодагы һөнәр училищесына укырга керергә киңәш иткән. Чөнки мәктәптә 5-6 сыйныфларда укыганда ук ул колхозда урып-җыюда катнашкан. Комбайнчы ярдәмчесе булып та йөргән, тракторда салам тарттыруда да эшләгән. Мәктәптән ул елларда алар Корноуховога 5 малай чыгып китәләр. Ә бүген арада берүзе генә район кырларында эшли.
-Училищеда укуның файдасын күрдем инде анысы. Үзвакытында тормышыма дөрес юнәлеш бирүе өчен мәктәп директорыбызга бик рәхмәтле,-ди Таһир.
Билгеле инде, аңа әтисе Фоат абзый белән әнисе Әминә апаның да үзенчәлекле тәрбия дәресләренең файдасы тими калмагандыр. Өлкәннәрнең балаларына уңай тәрбия бирүләре, авыл хуҗалыгы эшләре серләренә өйрәтүләре дә эзсез калмаган. Алар да бит гомерләре буена хуҗалыкта эшләгәннәр. Әтисе атлар караган, аннары озак еллар бригадир хезмәтен башкарган. Әнисе дә гомере буена фермада терлек караган, сыер сауган. Бүген инде аларның эшләрен уллары дәвам иттерә. Әнә шуңа Таһир Галләмов күпләргә үрнәк. Хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов та аннан бик канәгать булуын әйтте.
-Хуҗалыкта йөзек кашына тиң механизатор ул. Елның-елында производствода иң җаваплы участокларны җитәкли. Алдынгы булу аның үзмаксаты түгел. Йөкләнгән эшен төгәл, пөхтә башкаруы аеруча мактауга лаек. Яз башыннан ук ул "Туман" агрегаты белән күпьеллык үлән һәм көзен чәчелгән участокларны тукландыруда нәтиҗәле эшләде,-ди җитәкче.
Хуҗалыкта иң кызу һәм җаваплы чор-язгы чәчүдән соң да ул тик торуны белми. Чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләрдән арындыруда һәм чүп үләннәрен юк итү өчен химик эшкәртү үткәрүгә алынган.
Мам.Каз Чаллы авылында гомер кичерүче бу чәчү батырының гаиләсе дә күп яктан башкаларга үрнәк булып тора. Алар үзләре кебек тырыш, хезмәт сөючән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары инде шәһәрдә эшли. Ә менә уллары әтисе һөнәрен үз иткәннәр. Берсе агротехник көллияттә укый, икенчесе автомобильләр буенча белгеч булырга әзерләнә. Галләмовлар кебек тормыштан ямь табып, аның тәмен тоеп яшәүче гаиләләр авылны бизи дә инде бүген.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев