Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Укучы күңеле–яшь үсенте кебек...

    Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, узган атна ахырында Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Аның эшендә күренекле фән эшлеклеләре, районыбыз мәктәпләре укытучылары, бик күп кунаклар катнаштылар.

    Исеменнән үк күренгәнчә, "Авыл мәктәбе шартларында табигать чаралары ярдәмендә 21 гасыр шәхесен тәрбияләү проблемалары" исемле әлеге конференция бүгенге көн өчен гаять актуаль теманы үз эченә ала. Шуңа күрә аңа урманчылык белгечләре генә түгел, табигатьне сөйгән яшьләребезнең киләчәге өчен битараф булмаган бик күп һөнәр ияләре җыелган иде. Бирегә районыбыз мәктәбе коллективлары белән бергә, күрше Саба, Теләче, Мамадыш, Әтнә, Түбән Кама районнарыннан да кунаклар килде. Иң элек барысы да "Ачык дәрес"ләргә таралыштылар. Ә аны кунаклар үзләре үткәрделәр. "Мәгариф" журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре кандидаты Габделхак Шәмсетдинов, мәсәлән, мәктәп музеенда яшь журналистлар белән очрашты. Ә инде компьютер сыйныфында ТР уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Мөхәммәт Әюпов белән якташыбыз, Казан дәүләт энергетика университеты доценты Ринат Нуруллин, география бүлмәсендә Зөлфия Сабирова белән Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафик Миннәхмәтов, татар теле бүлмәсендә Татарстанның атказанган укытучысы Раушания Кәбирова, шулай ук якташыбыз (әнисе Күки авылында туып үскән) язучы, шагыйрь Рашат Низамиев дәрес алып бардылар. Анда шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимирова, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, "Мәгърифәт" газетасы хезмәткәре Надия Шәйхетдинова кебек күренекле шәхесләр дә катнаштылар. Бу көнне мәктәптә башка бик күп кунаклар катнашында берничә төр фәннән шундый ук "Ачык дәрес"ләр үтте.
    Конференциянең пленар утырышын мәктәп директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров ачып җибәрде. Ул бүгенгесе көнне гаять катлаулы, авыр эшкә алынып үсеп килүче яшь буын күңелендә табигатькә игътибар, мәхәббәт тәрбияләүләре турында сөйләде. Билгеле инде, мәктәпнең данлы үткән юлы, алда торган план-максатлары белән дә таныштырды. Конференциядә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафик Миннәхмәтовның чыгышы да кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. «Агач үсентеләре нәкъ яшь балалар кебек. Урман хуҗалыгы коллективы белән укучыларның тырышлыгы аркасында гына алар матур, төз, биек булып үсәләр. Ә инде яшел байлыгыбыз сагында уяу торучылар бервакытта да, берәүгә дә начарлык эшләмәс, җинаять юлына да басмаслар. Шуңа күрә Югары Тегермәнлек мәктәбенең яшь урманчылар мәктәбе озын гомерлы булыр дип ышанам»,-диде ул.
    Әйе, чыннан да, бүгенге укучылар арасында якташыбыз ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының элекке директоры Тимерхан Габделхаков, авылның элеккеге урманчысы Котдус ага Гәрәевка охшап гомерләрен яшел байлыгыбыз сагында торуга багышларга теләүчеләр күп. Инде әнә быел мәктәпне тәмамлаган 3 укучы Казан авыл хуҗалыгы институтының урманчылык факультетына укырга кергәннәр.
    Үсеп килүче яшь буын күңелендә табигатькә игътибар, илебезнең яшел байлыгына карата мәхәббәт тәрбияләүдә "Мәгариф" журналы коллективы да нәтиҗәле эш башкара. Быел алар республикабыз мәктәпләре арасында "Шауласыннар яшел урманнар" исемле конкурс игълан иткәннәр. Журналның баш мөхәррире Габделхак Шәмсетдинов җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Анда Югары Тегермәнлек мәктәбе дә Рәхмәт хатына лаек булды. Конференциядә чыгыш ясаучы галимнәр һәм күп санлы кунаклар балаларга җирнең кадерен, урманның шәфкатьле анадай юмарт һәм изге булуын тоеп үсәргә тиешлекләрен ассызыкладылар. Бала табигатькә никадәр якын булса, ул аны шулкадәр ныграк яратачак. Агачларны кисмичә, сындырмыйча тәрбияләп үстереп яшел байлыгыбызның кадерен беләчәкләр диделәр алар. Район мәгариф бүлеге башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Касыймова чыгышы да күпләрдә зур кызыксыну уятты.
    -Районыбыз мәктәпләрендә бүген татар, рус, үзбәк, украин, әрмән милләтендәге балалар белем алалар. Кабатланмас табигый байлыгыбызны сакларга өйрәнеп үсәләр алар,-диде ул.
    Әтнә районының Күәм мәктәбе укытучысы Равил Садриев та үз чыгышында районыбызда башкарылган эшләр хакында ишетеп, алардан канәгать булуын белдерде.
    -Сезнең район балалары урманнарның күп булуы белән бәхетле. Аның сагында торучыларның данлы эшләре белән алар кечкенәдән үк горурланып үсәләр. Урманнар анысы бездә дә бар. Ләкин безгә Марий-Эль республикасының сирәк урманнары гына чиктәш шул,-диде ул.
    Гомумән алганда, конференция барышында бала күңелендә табигатькә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, аларда патриотик хис уяту, урманнарның бүгенге тормышыбызда әһәмиятле урын биләве турында шактый күп уңай фикерләр яңгырады. Бу очрашу-киңәшмәнең укытучыларга эшләрендә менә дигән кулланма булачагына шик юк.
    Рәсемдә: Гүзәлия Закирова укучыларына табигатьне сакларга кирәклеген аңлата.




    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: