Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Тюрквидение-2013” конкурсында Алина Шәрипҗанова Топ-5 кә керде

Шимбә кич, 21 декабрьдә, Төркия шәһәре Искешәһәрдә "Тюрквидение-2013" беренче халыкара телевизион конкурсы финалы тәмамланды. Чара конкурста катнашучы илләрне флагларын алып чыгудан башланды. Искәртеп узабыз, ярымфинал нәтиҗәләре буенча төрки илләрнең 24 җырчысының 12 се финалда сынашты.

Искешәһәр мэры Гюнгер Азим Туна үз чыгышында, "Тюрквидение" төрек дөньясында яңа юнәлеш булачагына ышаныч белдерде. "Конкурс барлык төрки халыкларның тавышын бер сулышка берләштерә", - дип ассызыклады ул. "Тюрквидение-2014" Казанда узачак, дип белдерде мэр.
Татарстанны җырчы Алинә Шәрипҗанова "Үкәләмим язмышыма" җыры (Вазыйх Фатыйхов сүзләре, Габдразак Мингалиев көе) белән тәкъдим итте. Меңләгән тамашачы яшь ананың (Алинәнең 5 айлык малае бар) һәм талантлы казанлының чыгышын җылы каршы алуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Жюри һәм тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Тюрквидение-2013" җыр конкурсында беренче урынга Әзербәйҗаннан Фәрит Гасанов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда - Белоруссия һәм Украина җырчылары. Алинә Шәрипҗанова дүртенче урынны алды.
Алинә чыгышыннан соң журналистларга биргән әңгәмәсендә, үз чыгышы һәм нәтиҗә белән канәгать булуын белдерде. "Татар җыры - беренче чиратта мәгънәле композиция. Без милли колорит - моңлы җырны тәкъдим итәгә теләдек. Максатка ирештек һәм Татарстанны тиешле дрәҗәдә тәкъдим иттек дип саныйм", - диде ул.
фото с сайта http://www.tatar-inform.ru/news/2013/12/22/387960/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев