Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тыныч картлык өчен яңа йорт

Районда сугыш ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә генә Котлы Бөкәш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Мәсрүрбану Хисамиева өй туе үткәрде.

Ветеранның үз җирендә яңа йорт төзү икенчел торак базарында фатир алуга караганда отышлырак инде. Беренчедән, яңа торак төзелә. Димәк, торак проблемасы чишелә. Икенчедән, ветеранның варислары-балалары, оныклары туган җирдә яшәргә калалар. Шул рәвешле, авылның социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясала. Бу йортлардагы көнкүреш шартлары заман таләпләренә туры килерлек. Алар шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Шуңа да республика һәм район җитәкчелеге ветераннарны торак белән тәэмин итүнең шушы вариантына өстенлек бирәләр.
К.Шәрифуллин җитәкчелегендәге "Радуга" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бу программа буенча 6 нчы йортын төзеде инде. Бу юлы да төзүчеләр үз эшләрен югары сыйфат белән башкарганнар. Яңа йортка күчүчеләр аларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
-Котлы Бөкәштә сугыш ветераннарына ике йорт Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан ук төзелгән иде инде,-ди Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы И.Фәтхетдинов. -Мәсрүрбану Хисамиева өчен төзелгән йорт өченчесе, соңгысы булмас дип ышанабыз.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Җамалиев хуҗаларга яңа йортта озак бәхетле тормыш теләде. Үз чиратында йорт хуҗасының кызы Мөслимә ветераннарга кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ил, республика, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. ООО "Радуга" хезмәтчәннәренә, аның җитәкчесе К.Шәрифуллин адресына аеруча җылы сүзләр җиткерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев