Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Туасы елга өметләр тагын да зуррак”

    Район башлыгы Илһам Госман улы Валеев белән Яңа ел алды әңгәмәсе кору, ирешелгәннәр һәм алдагы бурычлар хакында сөйләшү инде күркәм традициябезгә әйләнеп бара. Бу юлы да моңа тугры калган хәлдә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек: -Илһам Госманович, Яңа ел бәйрәме-ул финишка килү, бер үк вакытта старт алу ноктасы да....

    Район башлыгы Илһам Госман улы Валеев белән Яңа ел алды әңгәмәсе кору, ирешелгәннәр һәм алдагы бурычлар хакында сөйләшү инде күркәм традициябезгә әйләнеп бара. Бу юлы да моңа тугры калган хәлдә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:
    -Илһам Госманович, Яңа ел бәйрәме-ул финишка килү, бер үк вакытта старт алу ноктасы да. Финиш күрсәткечләребез көтелгәнчә булдымы? Югыйсә, бу ел башында шактый колачлы бурычлар билгеләнгән иде бит?
    -Район халкы алдында бер дә икеләнмичә, горурланып отчет тотарга мөмкиндер дип уйлыйм. Бу елга юраганнарыбызның күпчелеге тормышка ашты, Аллага шөкер.
    Бу елның иң олы вакыйгасы, мөгаен, яңа стадионда олы шоу формасында районыбызның 85 еллыгын билгеләп үтү булгандыр. Сугыш ветераннарыбызга зур хөрмәт йөзеннән без аны Бөек Җиңү көненә туры китереп уздырдык. Биредә район язмышы белән бәйле булган берничә йөзләгән якташларыбыз, кунаклар катнаштылар.
    Республика җитәкчелеге, шәхсән Президентыбыз ярдәме белән игълан ителгән күп төрле республика Программалары кысаларында шактый колачлы эшләр башкарып чыктык. Әйтик, "Чингисхан" сәүдә комплексы төзелеп бетте, Иванай, Чураш, Олы Солтанда авыл Мәдәният йортлары, район үзәгендә аварияле торак программасында күп катлы йорт файдалануга тапшырылды. Масловка мәктәбе бинасына, район үзәгендә күп катлы йортка капиталь ремонт үткәрелде, 12 квартиралы яңа йорт торгызылды, Кама ярын ныгыту нигездә тәмамланды, Күгәрчен авылы янәшәсендәге ит комбинатының бер чираты төзелеп бетте, балык үрчетү заводы төзелешендә колачлы эшләр башкарылды. Болары дистәләгән-йөзләгән миллион сумнарга төшкәннәре. Моннан тыш та урыннарда фельдшер-акушерлык пунктларын торгызу, яңасын төзү һәм үзәк поликлиниканы яңартуга 130 миллион сум тотылды. Район үзәгендә яңа поселокка су, газ һәм электр челтәрләре сузылды.
    -Быел Сезнең адреска ветераннарыбыздан аеруча күп, җылы рәхмәт хатлары алдык. Үзегезгә шәхсән җиткерелгәннәре дә аз булмагандыр. Кылынган гамәлләрне барлаганда хаклык та бар бит?
    -Сүз дә юк, яшәешнең әлифбасы-матур яшәргә омтылу. Бу уңайдан соңгы елларда ветераннарыбыз, өлкән буын кешеләрен һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга тырыштык. "Ветеран" Программасы буенча 430 кешене квартиралы, йортлы иттек, эшне әле дә дәвам итәбез. Тузган торакта яшәүчеләрнең күбесе шул катлам кешеләр. Минем җитәкчеләргә таләбем шундый: Бер көн генә түгел, елның һәр көнендә алар үзәктә булсын, димен. Депутатларыбыз Ирек Богуславский, Дмитрий Самаренкин, Альберт Фәхретдиновка зур рәхмәт, алар да райондашларыбыз хакында зур кайгыртучанлык күрәләр бит. Нинди генә бәйрәм булмасын, күчтәнәчләрен юллап торалар, химаялык итәләр.
    -Тәвәккәл таш яра дигән әйтем бар. Ә узган бу елда тәвәккәлләп эшкуарлыкка күчүчеләр шактый ишәйде, район хуҗалыкларында шактый яңарышлар булды. Бу уңайдан Сезнең фикерне ишетәсе иде?
    -Олы бизнесмы, кече, уртамы ул, район җирлегендә оеша икән, моннан зыян юк. Күрегез, районга вакытында кергән "Кулон", "Саба-Агро", "Красный Восток", "Вамин", "Азык-төлек корпорациясе"-күләмле объектлар булдырдылар, эш урыннары тудырдылар. Урта-кечеләре дә шул аның. Бик югары тизлек белән куәт алып киткәннәре шактый, теләк белән янганнары күпме. Тәвәккәлләрнең гамәлләре аклана, алга таба да акланыр диеп уйлыйм. Республика, район җитәкчелеге тарафыннан хуплау, яклау тапканлыкларын, ярдәм күрүләрен күбесе үзләре дә таныйлар, шәт!
    -Илһам Госманович, кайсыдыр хуҗалык, фермер, оешма, предприятие заман кыенлыкларына сылтау тапмыйча тотрыклы эшли икән, монда җитәкчеләрнең дә булдыклылыгын билгеләп үтәргә кирәктер. Бүгенге көндә кемнәрнең исемнәрен мактап телгә алыр идегез?
    -Әйе, җитәкчедән күп нәрсә тора. Үз аякларында ныклы басып торган, уңышлы позициясе булган балык заводы, "Агрохимсервис", райгаз, «Логос», "Азык-төлек корпорациясе", "Кулон", "Саба-Агро", "Аяз-Ойл", "Масловский", АТП, райпо, урман хуҗалыгы, район электр челтәре, юл идарәсе җитәкчеләрен, нәкъ шулай, үз эшләренең осталары итеп саныйм. Дилбегәне ышанычлы тоталар. Бер үк вакытта, элекке заманнардан килгән, кадрлар барысын хәл итә, дигән канатлы әйтем яшәвен дә онытмыйк. Шул нигездә һәр тармакта намуслы хезмәт куючы һөнәр ияләренә, белгечләргә, игенчеләргә, терлекчеләргә рәхмәтем бик зур.
    -Һәр киңәшмәдә спорт, сәнгать, мәктәп, балалар бакчасына кагылышлы мәсьәләләргә олы игътибар бирәсез?
    -Балалар бакчасы, мәктәпләрдәге җылылыктан алып сәхнә күлмәкләренә кагылышлы, бер карашка вак-төяк шикелле мәсьәләләрнең асылында да олы хикмәт ята. Бүгенге көндә район җирлегендә 22 хоккей мәйданчыгы эшли, анда берничә йөзләгән балаларыбыз шөгыльләнә икән, бу бит сәламәтлек, яхшы тәрбия нигезе генә. Инде зәвыклы киенгән "Камские звездочки", "Рапсодия" кебек бию группаларыбыз Казан, Мәскәүдә Балык бистәсен таныта икән, начармени. Дөрес, район башлыгының моннан башка хәл итәсе җитди мәсьәләләре дә баштан ашкан. Тик бер хакыйкатьне истән чыгармыйк, район тормышына, аның матур киләчәгенә кагыла икән, монда инде ваклыклар юк, була да алмый. Моннан берничә ел элек кенә кайсыбыз чын футбол стадионында туп тибәренә, кышын бассейнда йөзәренә, балыкбистәлеләрнең футбол, җәядән атучылар арасында җиңүчеләр булырына, ышанды икән. Гомумән, бер болар гына түгел, спортның бик күп төрләре буенча егет-кызларыбыз ярышларда олы танылу ала баралар, дан казаналар. Әгәр җирлек башлыгы, хуҗалык җитәкчесе мәктәпкә, балалар бакчасына, башка социаль объектларга аяк басмый, аларның көндәлек тормышы белән кызыксынмый икән, бу ни була ди инде. Ә мин район хуҗасы буларак аларның нәкъ шундый кайгыртучан булуларын телим. Үрелеп бер төен булганда бау ныграк була. Яшь сабыйдан алып ветеран, инвалидмы-ул безнең халык. Менә шуны онытмаска кирәк.
    -Алдагы елларда: көндәлек тормышыбызның иң авырткан җире юллар, дип еш кабатлый идегез. Әлеге проблема бүген нинди югарылыкта кала икән? Аны чишү юлында алга нинди план-уйлар бар?
    -Әйе, тау-тау вәгъдәләр биреп кенә бу проблема бер елда гына хәл ителә торганнардан түгел. Тик шунысын истән чыгармыйк, соңгы 5 елда юллар төзү өчен дәүләттән районыбызга миллиард ярым сумга якын акча бирелгән. Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар, анысын да истән чыгармыйк. Узган елда 20 километрда асфальт һәм 6 чакрымда каты катламлы юл төзелде. Олы һәм Кече Укмас, Шомырбаш, Иванай, Чаллыбаш кебек проблемалы авыллар яхшы юллы булды. Алла боерса, 2013 елда тагын берничә авылны асфальт юллы итәргә планлаштырабыз. Тагын ике-өч ел эчендә, нигездә, районыбызда каты катлам түшәлмәгән юллар калмастыр дип уйлыйм. Район үзәген бу бәладан коткару өчен дә аерым программа булдырырга җыенабыз.
    -Илһам Госманович, традицион сорау: балыкбистәлеләргә Яңа ел теләкләрегезне җиткерсәгез иде!
    -Яңа елда һәркайсыбызга, якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга саулык, байлык, татулык, олы шатлык-куанычлар теләп калам. Барыбызның хыял-өметләре, уй-планнары аклансын. Өмет дигәннән, алдагы елга тагын да зуррак өметләр баглыйбыз һәм халкыбыз матур яшәсен, районыбыз чәчәк атсын дигән уйда шактый зур эшләр башкарырга җыенабыз. Яңа ел мөбәрәк булсын һәм аңа югалтуларсыз, бәла-казаларсыз аяк басыйк.
    -Амин, бер үк шулай булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: