Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төп приз хуҗасын тапты

28 августта район үзәге стадионында район башлыгы кубогына уздырылган футбол ярышлары төгәлләнде. Төп призны Балык бистәсе яшьләр җыелма командасы яулады.

Шушы көннәрдә генә районыбызда футбол буенча республика беренчелегенең беренче лигасы "Б" дивизионының финалы булды. Анда безнең җыелма команда җиңде. Инде менә яңа футбол бәйрәме. Өченче урын өчен Котлы Бөкәш һәм Күгәрчен командалары уйнады. Анда котлыбөкәшлеләр өстенлеккә ирештеләр. Финалда район үзәге яшьләр җыелма командасы һәм "ДДД" (Дельфин, ДЮСШ, ДООПЦ) командасы очраштылар. Матч киеренке булды. Судья да сары карточкаларны җәлләмәде. Әмма спорт бәхете яшьләр җыелмасына елмайды. Алар 3:0 исәбе белән җиңделәр.
Мондый турнир безнең районда беренче мәртәбә генә үткәрелде. Төп приз өчен 16 команда көрәште. Һәр шимбә, якшәмбе көнне районның үзәк стадионында ярышлар узды. Күп кенә оешмалар бу ярышларга җитди карадылар. Судьялар А. Смолин һәм Ф. Фазлеев бәхәсләргә урын калдырмадылар.
Ярышлар күп кенә сәләтле футболчыларны ачыкларга ярдәм итте. Алар җанатарларны матур уеннары белән куандырдылар. Судьялар фикеренчә, турнирның иң яхшы бомбардиры булып Р.Гадеев (МЧС), иң яхшы капкачы дип Э. Шәйдуллин («ДДД»), иң яхшы сакчы булып А.Зыятдинов (Балык бистәсе җыелма командасы), иң яхшы ярымсакчы булып А.Галиев (Балык бистәсе җыелма командасы), иң яхшы һөҗүмче булып О.Мамаков ("ДДД") танылдылар.
Җиңүчеләргә күчмә кубокны район башлыгы И.Валеев тапшырды. Бу турнирның озын спорт гомере көтүенә шик юк.

Рәсемдә: кубок Балык бистәсе яшьләр җыелма командасы капитаны А. Галиев кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев