Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тотрыклылык үзебезгә бәйле

"Азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгында күрше-тирә 8 районның авыл хуҗалыгы идарәләре терлекчелек белгечләре, ветеринария хезмәткәрләре, баш зоотехниклар, селекция эше белгечләре, ферма мөдирләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашында республика зона-семинары булды. Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.

Семинарның пленар утырышы Яңа Арыш авылы Мәдәният йортында башланды. Аны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачты. Кунакларны тәбрикләгәч ул районыбыз тормышы, хуҗалыкларның терлекчелек тармагының бүгенге хәле турында сөйләде. Шуннан соң терлекчелек тармагында эшләүчеләргә дөнья күләмендә иң алдынгы технологияләрне кулланып эш итүче фирма вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Аларның һәркайсы үзенчәлекле һәм килгән кунаклар өчен файдалы, кызыклы булды. Мисал өчен Польша белгечләре җитештергән заманча приборлар барлык төр терлекләрнең буазлыгын, сыерларның мастит белән авыру дәрәҗәсен күрсәтә. Шулай ук бу компьютер җайланмалары ярдәмендә барлык төр терлекләргә тулы визуаль диагностика үткәрергә мөмкин. Килгән кунакларга шулай ук "Россельхозбанк" хезмәткәрләренең терлекләрне иминиятләштерү үзенчәлекләре хакында аңлатма да кызыклы булды. Икенче бер фирма вәкиле хуҗалыкларның терлекчелек биналарын энергия саклаучы лампалар белән җиһазлау турында сөйләде. Бу лампалар элеккегеләренә караганда электр энергиясен бик аз тоту белән бергә 20 мең сәгать эшләүгә көйләнгән.
Аннары министр урынбасары республикабыз алдында торган зур бурычлар, малларны уңышлы кышлату өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде. Шулай ук ул ферма эшчәннәренең 8 айлык эш нәтиҗәләрен дә тирәнтен анализлады. Докладта терлекләрнең сакланышы, бозаулар үлеме, сөт, ит җитештерү, аның сыйфаты хакында таблицаларга таянып аңлатма бирелде. Аның чыгышында Менделеевск, Әгерҗе, Мамадыш районнарының кайбер йомшак эшләүче хуҗалыклары белән бергә районыбызның иң начар хуҗалыклары арасында тибрәлүче "Кульга", "Урахча" терлекчеләре дә тәнкыйтьләнде. Министр урынбасары бу хуҗалыкларга киләчәктә үз эшчәнлекләрен яхшыртмасалар, тәэсир ясау алымнарын кулланырга ышандырды. Димәк, хөкүмәт тарафыннан һәр сыерга бирелә торган субсидиягә алар өмет итә алмаячаклар.
Бүген хуҗалыкларның тотрыклы яшәвен тәэмин итүче яхшы продукция җитештерү күрсәткечләре хакында сөйләгәндә "Кульга" хуҗалыгы өчен кызарырга туры килде. Чыннан да күрше-тирә 8 район арасында сөт җитештерү буенча алар артта сөйрәлә. Әгерҗе, Алабуга районнарының иң йомшак эшләүче хуҗалыкларында һәр сыердан уртача 9-10 килограмм сөт алсалар, кульгалылар бүген 8,7 килограмм гына савалар. Докладчы күрсәткән таблицада кайсы район хуҗалыкларының күпме күләмдә мальтоза, патыка, жмых кебек азык производствосы калдыкларын кулланулары хакында сөйләгәндә кульгалылар графасында аларның берсе дә юк иде. Коры печән, салам ашатып кына сыйфатлы, мул продукция җитештерүгә өмет итеп булмый шул. Министрлык белгечләре җәйге эссе көнне тагын бер кызыклы тикшерү үткәргәннәр. Анда сыерларны су белән тәэмин итү анализланган. Кызганычка каршы күп хуҗалыкларда бу мөһим чарага тиешле игътибар бирелми. Ә савым сыерына бер литр сөт җитештерү өчен 3 литр су эчертергә кирәк. Җәйге эссе көннәрдә бер сыер 120 литр, ә ел буена 36-40 тонна су куллана. Шулай булгач, малларны баланслы ашату гына түгел, эчертүгә дә игътибарны йомшартырга һич кенә дә ярамый.
-Шушы гади генә таләпләрне үтәмичә эшләү нәтиҗәсендә җитештерелгән продукциянең сыйфаты бозыла. Аннары азык-төлек товарларын күпләп чит илдән ташыйлар дип аптырашта калабыз. Шуңа бүген базарда тотрыклы урынны биләү өчен производствода күңел биреп эшләргә, барлык технологик таләпләрне дә төгәл үтәргә кирәк,-дигән сүзләр белән тәмамлады чыгышын министр урынбасары.
Семинарның практик өлеше Яңа Арыш авылы товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте. Иң элек кунаклар тудыру бүлегендә булдылар. Аннары каршы як сыер абзарында заманча приборларның эшләү тәртибе белән таныштылар. Соңыннан хуҗалыкның азык базасында катнаш азык эшләү тәртибен карадылар. Биредә һәммәбез өчен гадәти булган фуражга акбур, азык чүпрәсе һәм башка шундый дистәләгән катнашмалар кушып менә дигән туклыклы һәм терлекләр өчен файдалы азык катнашмалары җитештерәләр. Бер сүз белән әйткәндә, яңаарышлылар үрнәгендә эшләсәң, һичшиксез тотрыклы яшәү мөмкинлеген күрәсең. Семинар барышында бүген бик күпләрне борчыган җитештерелгән сөтнең сатып алу бәясе түбән булуына да төпле җавап бирелде. Ул бер безнең республикада гына түгел, бөтен ил күләмендәге бәя. Һәркөнне югары сортлы сөт җитештерү мул табыш алуны гарантияли. Семинарда нәкъ менә шул хакта сөйләштеләр. Озын кышлату чорына бурычлар билгеләнде, тотрыклы яшәү бары тик үзебезгә бәйле булуы әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев