Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Тормышларыбыз матур, бәйрәмебез мөбәрәк булсын!”

-Илһам Госманович, Республика көне безнең олы тарихи бәйрәмебез. Безнең халыкта бәйрәмгә- бәйрәм күчтәнәче әзерләү гадәте бар. Бу уңайдан балыкбистәлеләрнең кәефе, бүләкләре хакында беләсе иде? -Менә егерме икенче елыбызны Республика көнен билгеләп үтәбез һәм шул унайдан бу көнне сәяси, сәнәгати казанышларыбызны барлау матур традициягә әверелде. Күреп торабыз, Татарстан мөстәкыйльлек шартларында үсә,...

-Илһам Госманович, Республика көне безнең олы тарихи бәйрәмебез. Безнең халыкта бәйрәмгә- бәйрәм күчтәнәче әзерләү гадәте бар. Бу уңайдан балыкбистәлеләрнең кәефе, бүләкләре хакында беләсе иде?
-Менә егерме икенче елыбызны Республика көнен билгеләп үтәбез һәм шул унайдан бу көнне сәяси, сәнәгати казанышларыбызны барлау матур традициягә әверелде. Күреп торабыз, Татарстан мөстәкыйльлек шартларында үсә, ныгый һәр тармакта алга китә , үз чиратында бу уңай үзгәрешләр безнең җирлектә дә якты чагылышларын таба. Авыл хуҗалыгы районы буларак, игенчелек һәм терлекчелек тармакларына тукталып үтәсем килә. Ел кырыслыгына карамастан булган уңышны вакытында, югалтуларсыз җыеп алдык. Югары технология, агроталәпләргә җитди игътибарлы караган "Зюзино"," Масловский", "Ильман", "Логос" хуҗалыклары быел да мул уңышлары белән сөендерделәр. Әлеге хуҗалыкларда бөртеклеләрнең гектар уңышы уртача 23-19 ар центнер тәшкил итте. Комбайнчыларыбыз-Николай Афанасьев 'Логос", Әгъзәм Хисмәтов "Логос" (бу сезонда!) 20790 һәм17740 центнер ашлык суктырып алдылар. Шушы ук хуҗалыктан шофер Михаил Лаврентьев басулардан амбарга 2668 тонна икмәк ташыды. Бүгенге көнгә көзге чәчүне 5 мең гектар мәйданда үткәрдек. "Аяз-Ойл","Масловский" хуҗалыклары аны аеруча сыйфатлы башкаруга ирештеләр."Кама" хуҗалыгы механизаторы Ильнар Нәҗмиев 710 гектарда көзге культуралар чәчеп районыбыз механизаторлары арасында әйдаманлык итә. Ул бүгенге көндә туңга сөрүдә дә алдынгылар рәтендә. "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятеннән Үзбәк Мусин кебек фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче өлкән буын механизаторларыбызга да олы рәхмәтлебез. Алар үзләренең хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып торалар.
Районда сәнәгать продукциясе җитештерү тотрыклы үсә, малларның баш саны арта. Әйтик, дуңгызларның саны бүгенге көнгә 12389 башка җитте. Бу уңайдан без һәрчак "Агрофирма Слобода"ны үрнәк итеп куябыз. Соңгы вакытта гаилә фермалары сәнәгати алгарышка саллы гына өлешләрен кертә башладылар. Әлеге юнәлешләрнең башында Данил Нәбиуллин, Илдус Шакиров, Раиф Хәмидуллин, Илгиз Маннанов, Фердинанд Ногманов, Данил Габдриев кебек булдыклы егетләребез тора.
Күгәрчен төбәгендә мрамор ит җитештерү заводы эшләп китсә терлекчелек өлкәсендәге уңышларыбыз тагын да ишәер дигән өмет бар. Аның беренче этап объектларын сафка бастыруны төгәлләделәр инде. Якын киләчәктә "Кулон", "Губайдуллин. К." кебек хуҗалыкларыбыз заманча комплекс- фермалар торгызырга җыеналар.
-Төзелеш дигәннән, Республика көне алдыннан районда шактый гына объектларны ачу тантаналары көтелә. Кайберләренә аерым тукталып китмәссезме?
-Әйе, бу көннәрдә дистәләгән объектны ачу тантаналары булачак. Республика көненә заманча, зәвыкъ белән төзелгән "Чингисхан" сәүдә йорты ишекләрен ачачак. Аннан ипотека кысаларында төзелгән 12 квартиралы йортны файдалануга тапшырырга уйлыйбыз. Моңа кадәр авария хәлендәге йортта яшәгән дүрт гаиләгә яңа квартираларның ачкычларын бүләк итәчәкбез. Чулман ярында колачлы эшләр башкарылды. Төзүчеләр бу объектны тапшырырга планлаштыралар. Әлеге урын балыкбистәлеләрнең иң матур почмагына әйләнәчәгенә бер шигем юк. Солтан авылы халкын яңа мәдәният йорты белән куандырырга җыенабыз. Масловка мәктәбе укучылары быел өр- яңадан төзекләндерелгән мәктәп бинасына аяк басачаклар, "Строитель-5" төзүчеләре аларга бер дигән бүләк әзерләделәр.
-Бәйрәм алдыннан гына районыбызның футбол командасы районыбыз тарихында беренче буларак зона кубогын яуладылар. Киләчәктә "А"дивизионында чыгыш ясаячаклар. Монысы да бәйрәмебезгә затлы бүләк бит!?
-Сүз дә юк инде. Булдырдылар. Өметне акладылар. Димәк, бу юнәлештә дә алга китеш бар. Соңгы вакытларда чынлыкта да яшь спортчыларыбыз сөендереп кенә торалар. Республика күләмендә олы җиңүләр яулаган каратэчыларыбыз, укчыларыбыз, көрәшчеләребезнең артуы горурландыра билгеле. Монда "Дельфин"ның, яңа футбол кырының өстенлекле якларын һич кенә дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Бүгенге көндә күп кенә республикакүләм чараларның бездә узуы да яшьләребезгә уңай йогынты ясамый калмыйдыр. Алар заманча мөмкинлекләре булган бу урыннарга көннән көн күбрәк тартылалар. Аларның сәламәт яшәү юлын сайлавы безнең җәмгыятебезнең матур киләчәге дигән сүз.
-Илһам Госманович, бәйрәм уңаеннан үзегезнең теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде?
-Барлык район халкын Республика көне белән тәбрик итәм ! Сезгә барлык эш-гамәлләрегездә уңыш, муллык,бәрәкәт, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре дустанә, бердәм булып яшик. Тормышларыбыз матур, бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев