Төньяк балкышын күзәтеп булачак
Төньяк балкышын 24 июньгә каршы төндә Казанда яшәүчеләр күзәтә алачак. Табигатьнең әлеге күренешенә магнит давылларының көчәюе сәбәпче.
Белгечләр фикеренчә, 23 июньдә геомагнит давылының көчле булуы фаразланыла. Аның индексы 7 күрсәткеченә җитсә, төньяк балкышы Казанда гына түгел, Мәскәү, Түбән Новгород, Чиләбе, Омск, Новосибирск, Красноярск шәһәрләрендә яшәүчеләр дә күрә алачак.
Исегездә булса, әлеге гаҗәеп күренешне Татарстанда яшәүчеләр 17 мартта күзәтә алган иде. Төньяк балкышын күзәтергә алдан әзерләнегез - фотоаппаратыгызны хәстәрләп куегыз һәм караңгылыкны көтегез, дип киңәш бирә белгечләр.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45630
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев