Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәнкыйть сүзләре мулдан яңгырады

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы эшчәнлеге, аерым алганда, бу елның ике айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Илһам Валеев тәнкыйть сүзләре белән башлап җибәрде -Нәтиҗәле эшләү өчен бүген бөтен уңай шартлар, мөмкинлекләр бар. Тик менә күрсәткечләрнең түбән тәгәрәве күңелне төшерә,-диде ул. Хуҗалык җитәкчеләрен нәтиҗәлерәк эшләргә, технологик таләпләрне төгәл үтәргә...

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы эшчәнлеге, аерым алганда, бу елның ике айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Илһам Валеев тәнкыйть сүзләре белән башлап җибәрде
-Нәтиҗәле эшләү өчен бүген бөтен уңай шартлар, мөмкинлекләр бар. Тик менә күрсәткечләрнең түбән тәгәрәве күңелне төшерә,-диде ул. Хуҗалык җитәкчеләрен нәтиҗәлерәк эшләргә, технологик таләпләрне төгәл үтәргә чакырды.
Чыннан да тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен киртә булырлык җитди сәбәпләр дә юк кебек. Сөт бәяләре дә алдагы еллар белән чагыштырганда нык күтәрелде. Эшне күңел биреп башкаручыларга комачаулау юк, урыннарда икътисадый хәлне яхшырту, һәр елны табышлы тәмамлау өчен уңай шартлар күп бүген. Кулда сыйфатлы товарың булса, аның белән әллә ни чаралар күрергә мөмкин. Әйтик, бүген репродукцияле яхшы сыйфатлы ашлыкны ашламага алыштыручылар күп булуын мисал итеп күрсәттеләр.
-Хөкүмәтебез тарафыннан районга яхшы мөнәсәбәт сакланганда, безгә бу ышанычны аклау өчен тырышырга, үз мөмкинлегебездән түбән дәрәҗәдә эшләүне туктатырга, күрсәткечләрнең түбән тәгәрәвенә юл куймаска кирәк,-диде район башлыгы. Һәр хуҗалык һәм фермерлар алдына хәлне сизелерлек үзгәртергә кирәклеген белдерде. Чөнки елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча бу темага кабат әйләнеп кайтачагын, үз вазыйфаларына ваемсыз караучылар белән җитди сөйләшүләр булачагын әйтте. Ни әйтсәң дә, терлекчелек районыбызның икътисадый хәлен тотрыклы тотуда, тармакның материаль-техник базасын заманча ныгытуда мөһим урын алып тора. Шулай икән, без аны көндәлек игътибарда тотарга бурычлыбыз.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X