Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтисе эшен үз итеп

Тормыш кануннары нигезендә гаиләдә төпчек бала гадәттә авылда төпләнеп калып, әти-әнисен тәрбияләргә тиеш. Олы Елга авыл җирлегенә караган Казаклар авылында туып үскән Рөстәм Галиев тә бу күркәм гадәтне төгәл үтәде.

Урта мәктәпне тәмамлагач ул авылда эшкә кала. Ә аннан соң бер төркем яшьтәшләре белән авылдашлары аларны хәрби хезмәткә озаталар. Ул чорларда бар халыкны тетрәндергән "кайнар нокта"-Әфган сугышына эләгә егет. Биредә ул техника иярләгән әтисе хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшенергә өйрәнә. Таулы юлдан сугыш кирәк-яраклары, ягулык-майлау материаллары ташый. Тәвәккәл булуы, курку белмәве өчен командирларыннан күп мәртәбә рәхмәт сүзләре ишетә. Нәкъ шул елларда ул СССР Кораллы Көчләренә 70 ел медале белән дә бүләкләнә. Сержант дәрәҗәсендә егет туган авылына әйләнеп кайткач, җиң сызганып, гомере буена колхозда эшләгән әтисе Минхатыйп абзыйның эшен дәвам иттерүгә алына. Хәрби хезмәттә вакытта осталыгын шактый арттырган егет иң элек хуҗалыкта автобус йөртә, аннары шәһәрдән ягулык кайтару кебек җаваплырак эшкә алына. Иң куанычлысы, нинди генә эш йөкләсәләр дә, ул аңа җаваплы карый. Шуңа күп еллар дәвамында аның белән хуҗалыкта иңгә-иң торып эшәгән механик, бүген Олы Елга авыл җирлеге Советы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәрит Садриев та Рөстәм турында бары тик яхшы, җылы фикерләр генә әйтте.
-Рөстәм әтисе кебек техниканы бик ярата. Шуңа ул аны һәрвакыт көйләп, карап эшләтә. Бервакытта да аның теге яки бу мөһим эш йөкләгәндә машинам ышанычсыз, төзек түгел дип әйткәнен хәтерләмим,-ди ул.
Быелгы кыр эшләре вакытында да ул сәбәпсез бер көн эштән калмыйча хуҗалыкта чәчүлек орлык ташыды, ашлама кайтаруда активлык күрсәтте. Кыр эшләре чорында аның кебек уңган транспортчылар Хәмзә Сәфәров, Илдус Гыйззәтов, Зиннур Мингалиев, Илгизәр Гыймаев, Мансур Хәйретдиновлар вакытның бер минутын да бушка үткәрмичә хезмәт куйдылар. Шуңа бу хезмәт алдынгыларына быелгы язгы кыр эшләренә йомгак ясаганда да зур хөрмәт күрсәтелде. Бүген дә Рөстәмнең эштән бушаганы юк, кая кушсалар шунда чыгып китә. Ә эшләгән кешене һәр коллективта да яраталар. Җитәкчеләре дә уңай яктан гына телгә алалар.
-Аның кебек оста автомобильчеләр бездә бармак белән санарлык кына. Үз эшен яратып башкара, бик тыйнак егет ул. Шуңа коллективта да аңа хөрмәт зур,-ди "Кама" агрофирмасы генераль директоры Камил Садыйков.
Хезмәттәшләре арасында гына түгел, авылда да мактаулы гаилә буларак үрнәк булып торалар алар. Авыл җирлеге хезмәткәрләре бу хезмәт батырының 7-8 еллар элек кенә Олы Елга авылында яхшы йорт-җир җиткезеп керүе, бүген аларның чын крестьян хезмәте белән яшәүләре, абзар тутырып терлек асраулары хакында сокланып сөйләделәр. Тормыш иптәше Резидә белән дә бик пар килгәннәр алар, икесе дә тырышлар. Резидә элек җәйге чорда хуҗалык ашханәсендә эшләгән, игенче механизаторларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаган. Бүген ул авыл кешеләренә сәүдә хезмәте күрсәтә. Уллары урта мәктәпне тәмамлагач хуҗалыкта эшкә калган, фермада оператор хезмәтен башкара. Ә кызлары әлегә балалар бакчасында тәрбияләнә. Галиевлар гаиләсе әнә шулай авылда гына түгел, тирә-юньдә күпләргә үрнәк булырлык итеп матур яшиләр.
Рәсемдә: хезмәт алдынгысы Рөстәм Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: передовые работники сельского хозяйства