Түбән Новгородта–Сабантуй

Менә инде икенче ел рәттән районыбыздан рәсми делегация Түбән Новгород шәһәренең Сабан туенда катнаша. Безнекеләрне быел да күптәнге дуслар кебек бик җылы кабул иттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балыкбистәлеләр бәйрәмгә республика исеменнән дә килгән иделәр. Шуңа күрә аңа әзерлек югары дәрәҗәдә барды һәм чынлыкта да йөзгә кызыллык килерлек булмады. Сәнгать өлкәсеме, тәм-томмы, балыкбистәлеләрнең һәр "күчтәнәче" кунаклар күңеленә хуш килде, Сабантуйның чын бизәге булып торды.
Әлеге бәйрәм Түбән Новгородның Канавин районы "1 май" шәһәр паркында узды. Бу урынны шәһәрлеләр иң яраткан ял урыннары саныйлар икән. Биредә нинди генә аттракцион, карусель һәм башка тамаша җиһазлары урын алмаган! Үткән шимбәдә исә парк Сабантуй аншлагында иде. Түбәнновгородлыларны бигрәк тә татар кухнясы: пирог, чәк-чәк, бәлешләре сокландырды. Алар тәм-томнардан авыз итеп кенә калмадылар, безнекеләрнең күчтәнәчләрен бик теләп сатып та алдылар.
Концерт мәйданчыгында да халык гаҗәеп күп җыелган иде. Алдан биредәге татар диаспорасының үзешчән артистлары сәхнә тотты. Аннан инде күп сәхнәләрне тоткан Рәсәй күләмнәрендә танылган балыкбистәлеләр сәхнәгә күтәрелгәч тамашачы яңадан уянып киткәндәй булды. Төрле фестиваль, конкурс лауреатлары "Камские звездочки" балалар бию коллективы һәм Сергей Фалин, Раил Сөнгатуллин, Анастасия Тимофеева, Зөһрә Насыйпова, Гөлүсә Садриеваларның чыгышлары түбәнновгородлылар күңеленә аеруча хуш килде. Озакка сузылган концерт бары тик рәсми котлаулар вакытында гына бүленеп алынды. Сабантуй тамашачысын, кунакларны котларга кемнәр генә килмәгән иде. Россия Президенты исеменнән иң элек Түбән Новгород өлкәсенең баш федераль инспекторы С.Валенков котлап узды. Ул үзенең чыгышында ерак Себер шәһәрендә бу бәйрәмнең балачакта калдырган хатирәләре белән дә уртаклашты. Өлкәнең милли һәм эчке сәясәт мәсьәләләре буенча министры А.Мигунов исә Сабантуйның дуслык һәм хезмәт бәйрәме булуын, барлык милләтләрнең берләштереп торуын искәртеп үтте.
-Татар халкы-талантлы һәм хезмәт сөючән халык,-диде үзенең чыгышында Түбән Новгород хакимияте башлыгы О.Кондрашов. Шундый югары дәрәҗәле килүләре һәм үзләренә булган олы хөрмәт өчен Балык бистәсе район башлыгы И.Валеев җитәкчелегендә килгән Татарстан кунакларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә Илһам Валеев исә үз чиратында түбәнновгордлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановның сәламләү адресын укыды.
-Безнең дуслык озак яшәр дигән өметтә калам һәм киләчәктә әле без бер-беребезне күп тапкырлар сөендерербез,-диде ул.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә шулай ук Рәсәйнең һәм Түбән Новгород өлкәсенең дин әһелләре дә катнаштылар.
Чын мәгънәсендә, өлкә Сабан туе бик югары дәрәҗәдә үтте. Сүз дә юк, аның бу биеклеккә күтәрелүендә балыкбистәлеләрнең дә өлеше аз булмады. Шуңадыр, безнекеләр төялгән автобуслар юлга кузгалып киткәндә дә хуҗаларның аларны алкышларга күмеп кул изәп калуы бер олы бәяләмәсе кебек тоелды миңа.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.2400
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.2500
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.2900
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.3100
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.26900
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.55500
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды5500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!153700
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.11700
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.29400
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.9100
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә13500
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
24 февраль 2021 - 09:20Балык Бистәсе районында булган юл фаҗигасе урынында ТР баш дәүләт инспекторы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов булып китте.
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.10200
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.5200
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.2400
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.2500
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.2900
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.3100
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.26900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика