Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәвәккәл егет гамәлләре...

Күгәрчендә авылында яшәүче Илгиз Сәхабетдиновка эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә замана үзгәрешләре этәргеч ясый. Авыл җирендә зарланып бернигә дә ирешеп булмавын яхшы аңлап егет үз пилорамы белән эшен ачып җибәрә. Шулай итеп авылдашларын һәм күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләрне агач материаллары, такталар белән тәэмин итә. Еллар үтү белән аңа сорау кимегәч, туганнарының, якыннарының пай...

Күгәрчендә авылында яшәүче Илгиз Сәхабетдиновка эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә замана үзгәрешләре этәргеч ясый. Авыл җирендә зарланып бернигә дә ирешеп булмавын яхшы аңлап егет үз пилорамы белән эшен ачып җибәрә. Шулай итеп авылдашларын һәм күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләрне агач материаллары, такталар белән тәэмин итә. Еллар үтү белән аңа сорау кимегәч, туганнарының, якыннарының пай җирләрен алып крестьян-фермерлык хуҗалыгына нигез сала. Трактор сатып ала, аннары аңа кирәкле туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларын туплый. Хәтта печән пресслагыч та алып кайта ул. Ни дисәң дә 64 гектар җирне эшкәртеп, тәртиптә тотарга кирәк бит. Ә аның өчен күршеләр, дуслар техникасына өметләнеп булмый. Әнә шуңа ул үзенең матди техник базасын ныгыта, абзарында терлекләр үрчетү хакында уйлана.
Әтисе Нурулла абзый белән әнисе Галия апа да бар гомерләрен хуҗалыкта хәләл хезмәттә үткәргәннәр. Гаиләдә 4 баласын да алар эш сөючән, тәүфыйклы итеп тәрбияләгәннәр. Шуңа олы уллары Илгиз кече яшьтән үк әти-әниләренә булышып үсә. Мәктәп елларында колхозда эшләп хезмәт чыныгуы ала. Шуңа мәктәпне тәмамлагач кая барырга, кем булырга дигән сорау борчымый аны. Турыдан-туры Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Укуын уңышлы тәмамлап, кулына техник-механик белгечлеге дипломы алгач туган авылына кайта. Колхоз җитәкчеләре аның хезмәт сөючән булуын искә алып, аңа авыр, катлаулы тармакны йөклиләр. Шулай итеп, яшь белгеч техника утарында авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү остаханәсе мөдире булып эшли башлый. Үз хезмәтен ул белеп башкара. Кыска гына вакыт эчендә тәҗрибәле игенчеләр арасында абруй казана. Кулы эш белгән булдыклы егет колхоз таралгач та югалып калмый, авылда беренчеләрдән булып эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Ә ул елларда үз эшеңне ачу бер дә җиңел булмый. Чөнки яңа гамәл кемнән дә булса үрнәк алып, киңәш сорарлык та түгел. Шуңа Илгиз гадел булырга, һәрвакыт үз сүзендә торырга тырыша. Бу сыйфатлар киләчәктә аңа уңыш китерәчәген аңлый ул. Әти-әнисенең зирәк акыл белән әйткән сүзләрен дә күңел түрендә саклый. Егет һәр эшен күңелен биреп башкарырга омтыла. Һәр нәрсәне төгәл һәм сыйфатлы итеп үти. Бу хакта Күгәрчен авыл җирлеге Советы җитәкчеләреннән дә шактый гына мактау сүзләре ишетергә туры килде.
-Берничә ел элек без эшмәкәр Илгиз Сәхабетдиновка авыл халкыннан сөт җыюны йөкләгән идек. Берничә ел эчендә ул бу гамәлне җайга салып район күләмендә алдынгылар рәтенә алып чыкты. Һәркөнне авыл кешеләре район сөт-май комбинатына бары тик яхшы сыйфатлы продукция генә озата башлаган иде,-ди авыл җирлеге Советы башлыгы Альберт Сафин.
Нәкъ менә шуннан соң инде ул үз хуҗалыгында терлекләр асрау турында уйлана башлый да. Нигә эшләмәскә, аның өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Әнә хуҗалыгында ике елга җитәрлек печән туплаган, фураж эзләп тә ерак барасы түгел. 36 гектарда быел арыш, арпа үстереп алган. Уңышы да яхшы, һәр гектардан 35 центнер чыккан. Бу турыда бүген кайбер фермерлар хыялланалар гына. Шулай итеп, Илгиз үз хуҗалыгында әкренләп гаилә фермасы төзү турында уйлана. Бүген аның абзарында 10 баш мөгезле эре терлеге бар. 3 танасы әле күптән түгел генә бозаулаганнар, алар хәзер мул сөт бирәләр. Мөгезле эре терлекләрдән тыш әле алар хуҗалыкларында йөз баш каз да үстерделәр. Болар барысы да бик мәшәкатьле эш билгеле. Янәшәсендә ышанычлы ярдәмчесе, булышчысы булмаса, бу хакта уйлап булмас иде шул. Тормыш иптәше Лилия бүген аның уң кулы. Кызы Галия Яр Чаллы шәһәрендә югары уку йортында, ә улы Илназ район үзәгендәге көллияттә белем алганга күп эш аның җилкәсенә төшә. Әле моннан тыш та ул исәп-хисап эшен төгәл алып бара. Монда инде аның Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлавы бик ярап куйган. Әлеге фермерлык хуҗалыгының бүген салымнар буенча бурычы булмавы да Лилиянең хезмәтен күңел биреп, намус белән башкаруы хакында сөйли. Киләчәктә авылда тагын бер гаилә фермасы үсеп чыгачагына шик юк. Инде бүген үк Илгиз терлекләрнең баш санын ике мәртәбә арттыру турында уйлана.


Рәсемдә: фермер Илгиз Сәхабетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев