Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татарстанда көндезге һәм төнге температура аермасы 20 градус тәшкил итә

    Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән юлларда - бозлавык.

    Төнлә температура 2-7 градуска кадәр төшәчәк, аязганда - 10 градуска кадәр. Көндез 5-10 градуска кадәр җылытачак.
    20 мартта алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 2-5 градус тәшкил итә, көндез 7-10 градуска кадәр җылытачак.
    21 март төнендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән юеш кар һәм вак яңгыр яварга мөмкин. Температура 0-5 градус салкын булачак, юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: