Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

    Республиканың күпчелек районнарында бераз явым-төшемнәр көтелә - юеш кар һәм яңгыр ява. Томан да төшәчәк. Көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык саклана.

    Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 2 градуска кадәр салкынайта. Көндез исә 3 градус чамасы җылы булачак.

    Казанда шулай ук яңгыр ява. Төнлә - 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булса, көндез температура 1-3 градуска кадәр күтәрелә.

    Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52339

    Реклама

    Фото: http://misanec.ru/wp-content/uploads/2015/11/1427433070_6005-fbpost.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: җылы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: