Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов: “Авыл яшәргә тиеш...”

    Үткән җомгада районыбызда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов булды. Ул, нигездә, быел төзелгән Котлы Бөкәш-Каз.Чаллы-Бикчурай асфальт юлы белән танышты һәм Бикчурайда шәхси эшмәкәр, якташыбыз Ленар Гаянов төзегән авыл клубы бинасын ачу тантанасында катнашты.

    -Сезнең белән бергә шатланам бүген. Авылга асфальт юл кергән, менә авылдашыгыз шушы клубны төзеп куйган. Авыл тормышы бик кирәк. Авыл яшәсә динебез, иманыбыз, милләт, гореф-гадәтләребез яшәячәк бит. Ә Ленарга килгәндә, шушындый авыл җанлы, авыл, район, республика турында уйлаучы егетләребез булганда, киләчәгебезнең дәвамлы, яхшы булачагына ышаныч арта,-диде Президент авыл халкы алдында тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаганда. Ул клубка җиһаз-инструментлар алу өчен сертификат бүләк итте.
    Соңгы елларда Ленар Гаяновның Бикчурай авылы халкы өчен кылган күләмле изге гамәлләре хакында газетабызда язган идек инде. Ә хәзер Ленарның үз фикерләренә колак салып алыйк әле:
    -Кылган гамәлләрем чын ихластан дисәм дөреслеккә туры киләдер. Мин бу авылда тумадым, әмма балачагым күбрәк биредә бабайларда узды. Көтү көттем, балык тоттым, балачак дусларымны таптым, дөресрәге шушы авыл белән бәйле хатирәләрем бик күп. Бабам озак еллар биредә мулла вазыйфасын башкарды. Һәм шуның төсе итеп ул эшләгән иске мәчет урынына яңасын торгызырга булдым. Инде узган ел бер кайтуымда, авыл яшьләре клуб торгызып булмасмы икән дип мөрәҗәгать иткәннәр иде. Сәгатенә туры килгәндер, уйландым, төзергә уйладым. Менә матур гына бина туды,-диде ул.
    (Тулырак газетадан укый аласыз).
    Эшмәкәр якташыбыз Ленар гаянов президент янәшәсендә

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: