Саумы, олуг бәйрәм, саумы, Сабан туе!
Бүген җөмһүриятебез башкаласында Сабан туйлары гөрли.
Ул хәзергесе минутларда Тынычлык, Дәрвишләр бистәсе каенлыкларында һәм Аккош күлендәге җирлекләрдә бара. Балыкбистәлеләр исә Тынычлык бистәсендәге аланлыктагы әзерләнгән мәйданчыкта кунакларны кабул итә. Татар халкының тормышы, яшәү рәвеше, йолалары, киләчәге белән бәйле бу бәйрәмне башка милләтләр дә сагынып көтеп ала. Ни дисәң дә, мәйданнарга меңнәрчә кешеләрне бергә җыйган, дус-кардәшләрне бергә туплаган, күңелгә көрәш һәм хезмәт дәрте салган олуг бәйрәм бу--Сабан туе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев