Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТАНТАНАЛЫ ҺӘМ БӘЙРӘМЧӘ...

6 октябрь көнне район Мәдәният йортында халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды.

Шатлыклы, чөнки бу көнне тамашалар залына районның иң яхшы педагоглары җыелалар. Аларның күбесенә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшыралар, алар адресына мактау сүзләре яңгырый. Укытучы хезмәте чыннан да тирән хөрмәткә лаек. Аңа киләчәк буынны лаеклы итеп тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Район башлыгы И.Валеев та үзенең чыгышын әлеге сүзләрдән башлады.
-Районның мәгариф тармагында мең ярымнан артык хезмәткәр эшли. Алар балаларыбыз акыллы, сәламәт һәм тәрбияле үссеннәр өчен тырышалар,-диде ул.
-Шуңа да карамастан педагоглар алдында зур бурычлар тора әле. Иң элек бердәм дәүләт имтиханнары буенча күрсәткечләрне яхшыртырга кирәк. Укытучыларга һөнәри осталыкларын арттыру, вакыт белән бергә атлау сорала. Моның өчен районда күп эшләр башкарыла. Беренче чиратта балалар өчен. Мәктәпләр ныклы материаль-техник база, компьютерлар һәм заманча технологияләр белән тәэмин ителгәннәр. Узган җәй Масловка мәктәбе капиталь ремонтланды, киләсе елга Олы Елга, Биектау, Күки мәктәпләрен ремонтлау планлаштырылды. Безнең барчабыз, беренче чиратта педагоглар алдында һәр баланы конкуренциягә сәләтен, бүгенге заманда үз урынын таба белә торган шәхес итеп тәрбияләү бурычы тора. Җиңел булмаган хезмәтегездә яңа уңышлар, җиңүләр телим, бәйрәм белән!
Лаеклыларны бүләкләү һәр тантананың иң күңелле мизгелләре инде. Район башлыгы Балык бистәсе икенче мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Н.Мамаковага, Олы Әшнәк мәктәбенең татар теле укытучысы Р.Сәлахетдиновага, Балык бистәсе гимназиясенең биология укытучысы Н.Мозохинага һәм мәгариф бүлегенең баш белгече Н.Сафинага РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамоталарын; Күки башлангыч мәктәбе укытучысы Н.Газизҗановага, Котлы Бөкәш мәктәбе математика укытучысы Н.Сибгатуллинага, "Березка" балалар бакчасы педагогы Ф.Закировага республика министрлыгының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Татарстан республикасының "За заслуги в образовании" күкрәк билгесенә Биектау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Гарипова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Н.Шәйхетдинов лаек булдылар. Шомбыт мәктәбенең биология укытучысы Н.Ибраһимова, Корноухово мәктәбенең физкультура укытучысы М. Алексеев, Балык бистәсе гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Крюкова, Зур Мәшләк мәктәбе китапханәчесе И.Рәхимова, ИМЦ методисты Ф.Әхмәтҗанова, агротехник көллиятнең производствога өйрәтү мастеры И.Гыймаев район башлыгы Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Коллегаларын район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков, профсоюз хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы рәисе В.Малакаева һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Тантаналы өлештән соң зур бәйрәм концерты булды. Тамашачылар "Кама йолдызчыклары" һәм "Рапсодия" бию коллективларын алкышлап каршыладылар, Алия Шаһиева, Софья Нәгыймуллина, Анастасия Тимофеева, Айсылу Кәримуллина, Алинә Җәләлова, Илназ Вәлиәхмәтов, Адилә Миннекәева һәм башкаларның чыгышларын яратып тыңладылар. Бу бәйрәм тантанасыннан күңел күтәренкелеге белән таралдылар педагоглар. Алда авыр уку елы көтә. Аларга уңышлар телибез.
Рәсемнәрдә: район башлыгы И.Валеев бүләкләнүчеләр янәшәсендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев