Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тамашачыларны кабат шатландырдылар

Узган җомга көнне район Мәдәният йортында Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең иҗат концерты булды. Ул район оешуның 85 еллыгына багышланды.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләрнең традицион иҗади концертлары һәрвакыт тулы аншлаг белән узалар. Тамашачылар, аларның иң зур күпчелеге ата-аналар һәр елны бу тамашаны түземсезлек белән көтеп алалар. Рәсем сәнгате бүлегендә тәрбияләнүчеләр район Мәдәният йорты каршында үзләренең иҗади күргәзмәләрен оештырганнар иде.
Концерт бер сулышта узды. Балыкбистәлеләрнең көткән өметләре тулысынча акланды дияргә була. Яшь талантлар алкышларга, чәчәкләргә, бүләкләргә күмелделәр. Аларның иҗади уңышлары якташларын гаҗәпләндерәләр дә, шатландыралар да инде. Бу уку елында гына да балалар иҗат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ике дистәгә якын республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурс-фестивальләрдә катнаштылар. Аларның һәрберсендә диярлек призлы урыннарга лаек булдылар.
-Безнең балаларның талантлы булуларын Балык бистәсендә генә түгел, республикада да, хәтта аннан читтә дә яхшы беләләр,-диде район башлыгы Илһам Валеев. -Төрле конкурсларның күп тапкырлар лауреаты, "Рапсодия" бию коллективын Татарстан Президенты Р.Миннеханов та ярата. Без бервакытта да балаларга вакытыбызны да, акча средстволарын да жәлләмәдек, аларны игътибарсыз калдырмадык. Чөнки балалар безнең киләчәгебез. Балаларны тәрбияләүдә белемнәрен дә, рухи көчләрен дә кызганмаган сәнгать мәктәбе укытучыларына, үз улларын, кызларын лаеклы тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәтемне белдерәсем килә. Талантлар күп бездә. Алар район Мәдәният йорты сәхнәсенә генә сыеп та бетмиләр инде. Якын киләчәктә безнең балаларыбыз яңа, заманча район Мәдәният йортында чыгыш ясарлар дип өметләнәм.
Аннары район башлыгы төрле конкурс-фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләренә Дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Концерт программасы төрлелеге, жанрлар байлыгы белән аерылып торды. Аңа хореографик, хор чыгышлары да, аерым җырлаучылар да, театраль күренешләр дә, күп төрле музыкаль инструментларда уйнау да кертелгән иде. Тамашачылар бу концерттан канәгать калганнар дип уйлыйбыз. Ахырда балалар иҗат мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова отчет концерты спонсорлары: район башлыгы И.Валеевка, ООО "Круг" җитәкчесе Ю.Карагановка, ООО "Строитель-5" җитәкчесе Ф.Заһидуллинга, яшьләр эше һәм туризм бүлегенә, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлегенә, шәхси эшмәкәр И.Гариповка рәхмәтен белдерде.

Рәсемдә: район башлыгы Илһам Валеев котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев