Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табыш мул булсын!

Июль аеның икенче якшәмбесендә күп еллардан килгән күркәм гадәт буенча балыкчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бу һөнәр иң борынгылардан исәпләнә. Чын балыкчылар үз эшләрен яхшы беләләр. Юрий Караганов җитәкчелегендәге "Круг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә нәкъ шундыйлар хезмәт куя да инде. Аларның көндәлек тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә халкыбыз өстәленннән балык продуктлары кимеми, айлык планнарын да һәрвакыт арттырып үтиләр. 2010 елда коллектив 119 тонна балык тотса, узган ел ул 151 тоннага җиткән. Соңгы айларда гына алар 10 тонна балык тотып тапшырганнар. Бүген аларны саклауда да проблемалар юк. Производство базасында төрле зурлыктагы 11 суыту камерасы эшли.
-Елга балыгына без бәяне арттырмыйбыз. Беренче чиратта аның белән район халкын киңрәк тәэмин итәргә тырышабыз. Безнең продукцияне инде күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Бездән балык алырга Түбән Новгород, Самара, Удмуртия, Башкортстан, Чувашстан республикаларыннан да киләләр. Безгә балык тоту күләменә чикләү куялар. Быел ул узган елдагыдан күбрәк булачак. 167,5 тонна балык тотарга планлаштырабыз,-ди баш бухгалтер Татьяна Караганова.
"Круг" җәмгыяте республикада иң эре балык тотучылардан исәпләнә. Аңа сорау һәрвакыт зур. Шуңа сыйфатка зур игътибар бирелә. Тоткан балык тикшерүгә Казан шәһәре ветеринария һәм санитария лабораториясенә тапшырыла. Киләсе елдан без үз продукциябезне халыкара стандарт таләпләренә туры китерергә исәп итәбез.
Балыкчылар коллективында барысы да диярлек тәҗрибәле хезмәткәрләр. Николай Барышков бригадасы тотрыклы рәвештә алда бара. Бу җитәкче җәмгыятьтә иң ышанычлы хезм әткәрләрнең берсе.
-Эш бар, хезмәткә вакытында түлиләр. Ә бу безнең өчен иң мөһиме,-ди ул. Җитәкче шулай ук Илья Серебряков, Александр Шашин, Владимир Гагаркин, Владимир Галлямов балыкчылар бригадасын да уңай яктан телгә алды. Алар теләсә кайсы һава шартларында да сынатмыйлар. Ә бүген исә эшләре нык катлауланды. Һәркайсы көндәлек журнал алып бара. Анда көн дәвамында башкарылган эшләре хакында язалар. Эшкә керешкән һәм тәмамлау вакытын, тотылган балыкның ассортиментын теркиләр. Журналны дөрес тутырмаучыларга 10 мең сум күләмендә штраф салына. Масловка, Гремячка, Трой-Урай балыкчылары тоткан продукцияне "Газель" автомашинасын йөртүче Леонид Галлямов һәркөнне производство базасына алып кайта. Балыкны эшкәртү һәм сыйфаты өчен Сергей Бибаков җаваплы. Аңа Хәмәтгазиз Мөбәрәкшин булыша. Ул бер ел элек бирегә эшкә урнашкан. Балыкны тозлау, ыслауга әзерләү буенча аңа бернинди дәгъва юк. Барлык кайтарылган һәм эшкәртелгән балык склад мөдире Валерий Ермолаев кулыннан үтә. Ул үзенең җавалы вазыйфасын төгәл башкара. Күп еллардан бирле биредә эшләүче Зөлфия Николаева, Наталья Фазуллина, Галина Караганова хезмәтләре дә мактауга лаек. Быел бу коллектив республика Сабан туенда Казан халкын һәм кунакларны үз продукцияләре белән сыйлады. Балык бистәсе көнендә бу коллектив менә дигән тәмле уха әзерли.
-"Круг" җәмгыятендә эшләүче балыкчыларның күбесе ул оешканнан бирле хезмәт куя. Алар салкын, яңгырлы, эссе көннәрдә дә үз эшләрен туктатмыйлар,-ди Татьяна Караганова.
Ирле-хатынлы Карагановлар бервакытта да күңелләрен төшермиләр. Алар үз коллективлары белән районыбызның үсеше өчен зур тырышлык куялар. Аларның оптимистик рухлары киләчәктә дә сүнмәсен, алга куелган планнары тормышка ашсын иде.

Рәсемдә: бригадир Н.Барышков (уңда); склад мөдире В.Ермолаев; тозлаучы Х.Мөбәрәкшин; С.Бибаков.
Автор фотосы.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день рыбака