Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Стройда җыр белән

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан яңа стадионда "Форпост" отрядлары арасында стройда җыр белән йөрү буенча район конкурсы үтте.

Конкурста районыбызның 7 мәктәбеннән һәм агротехник көллиятеннән командалар катнашты. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Р.Зәйнуллин рәислегендәге жюри составына кергән хәрби комиссариатның бүлек башлыгы М.Гыйльметдинов, мәгариф бүлеге вәкилләре И.Шакиров, Г.Вәлиәхмәтова, "Дельфин" спорт комплексыннан А.Смолин һәр чыгышны игътибар белән күзәттеләр.
Стройда җыр номинациясендә котлыбөкәшлеләр беренчелекне алды. Зур Мәшләк белән Шомбыт командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Шәхси әзерлектә агротехник көллиятеннән Руслан Насыйбуллинга тиңнәр табылмады. Шулай ук Күгәрченнән Рифат Иминев белән Урахчадан Александр Костиков уңышлы чыгыш ясадылар. Ә көллият студенты Владимир Елисеев иң яхшы командир буларак беренче, Олы Елгадан Азат Каюмов белән Котлы Бөкәштән Рузин Шәйдуллин икенче-өченче урыннарга ия булды. Йомгаклау җиңүен лаеклы рәвештә көллият студентлары алды. Олы Елга белән күгәрченлеләр икенче-өченче урыннарны бүлеште.
-Бүгенге форпостчылар конкурсы киләчәктә дә дәвам итәчәк. Чөнки яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү иң мөһим чара булып тора. Бүгенге конкурста җиңүчеләр районыбызның 9 май парадында катнашачак,-ди "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау отряды җитәкчесе Ринат Әльмөхәммәтов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев