Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Статус һәм хезмәт хакын арттырырга

    Узган атнада безнең районда эшлекле визит белән ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров булып китте. Ул районның мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждение җитәкчеләре һәм профсоюз лидерлары белән очрашты.

    Ә киңәшмә алдыннан Казан кунагы район башлыгы И.Валеев белән очрашты. Алар районда мәгариф системасында яшәп килгән проблемалар турында сөйләштеләр. Әңгәмә җылы һәм эшлекле шартларда барды.
    Ю.Прохоров мәгариф профсоюзы лидерлары белән Балык бистәсе 2 нче мәктәбендә очрашты. Анда соңгы ике елда профсоюзларның республика комитеты тарафыннан башкарылган эшләр, мәгариф хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук бүгенге көндә укытучыларны борчыган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Иң элек мәгариф хезмәткәрләренең хезмәтенә яңача түләү системасы турында сөйләштеләр. Аның уңай һәм тискәре яклары телгә алынды. Яңа система буенча хезмәт хакы фонды 16 процентка артты, ә беренче тариф разряды хезмәткә түләүнең минималь дәрәҗәсендә (4611 сум) билгеләнде. Моннан тыш укытучы эшенең һәр төренә конкрет өстәмә түләүләр бирелә. Средстволарның җитешмәвен яңа системаның кимчелеге итеп карарга мөмкин. 12 процент хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артмады. Бу беренче чиратта аз хезмәт хакы алып эшләүче хезмәткәрләргә кагыла. Педагогик кадрларның картаюы проблема булып кала бирә. Яшьләр мәктәпкә килергә ашыкмыйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә хезмәткә түләү буенча күп сораулар бар. Укытучыларның хезмәт хакын региондагы экономика буенча уртача хезмәт хакына җиткерү хөкүмәтнең һәм профсоюз оешмаларының якындагы максаты. Бу юнәлештәге перспективалар гаять өметле. Хезмәт хакын арттыру укытучы статусын күтәрергә дә мөмкинлек бирәчәк.
    Очрашуда коллектив килешүләр кампаниясе, профсоюзларның норматив документлары шулай ук профсоюз әгъзаларын профсоюз тормышындагы эшләр, вакыйгалар белән оператив таныштырып тору турында да сөйләштеләр.
    ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Ю.Прохоровка төрле темалардан конкрет сораулар да бирелде. Җыелышта катнашучылар үз сорауларына тулы җаваплар алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: