Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Солдатлар хәбәрсез югалмаган

Узган атна ахырында районыбызда Хәтер Маршы үткәрелде. Аның маршруты Рус Әшнәге, Балык бистәсе, Биектау авыллары аша узды. Маршта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәм Советлар Союзы Геройлары Александр Сергеев, Зәки Шәймарданов обелискларына гирляндалар салдылар. Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендәге Казан Хәрби Дан...

Узган атна ахырында районыбызда Хәтер Маршы үткәрелде. Аның маршруты Рус Әшнәге, Балык бистәсе, Биектау авыллары аша узды. Маршта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәм Советлар Союзы Геройлары Александр Сергеев, Зәки Шәймарданов обелискларына гирляндалар салдылар.
Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җитәкчелегендәге Казан Хәрби Дан клубы активистлары, эзләнү отрядлары сугышчылары бик тә игелекле максаттан аяк бастылар Балык бистәсе тупрагына. Ул да булса моңа кадәр Икенче Бөтендөнья сугышында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның һәлак булган урыны һәм вакыты турында мәгълүматларны Геройларның туганнарына тапшыру. Соңгы айларда гына да 60 якташыбыз турында мәгълүматка тап булганнар эзтабарлар. Аларның исемлеге белән "Авыл офыклары" газетасының 30 октябрь санында танышырга мөмкин.
Хәтер Маршлары 1983 елдан бирле үткәрелеп килә. Ул вакытларда студентлар, "Кар десанты" сугышчылары районнарга чыгып "Хәтер китабы" өчен һәлак булганнар турында мәгълүмат җыялар. Ә хәзер киресенчә, хәбәрсез югалган дип саналганнар турындагы мәгълүматларны туганнарына җиткерәләр, шаһидләрнең исемнәрен туган якларына кайтаралар. Бәһаләп бетергесез изге, бик тә кирәкле эш инде бу.
Марш барышында кунаклар мәктәп укучылары, музей җитәкчеләре белән эзтабарлык эше тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Хәзер дистәләрчә ел хәбәрсез югалган дип саналган солдатлар турында мәгълүматларны төрле эзләнү сайтларында табарга мөмкин. Мемориал сайтында гына, мәсәлән, 20 миллион солдат турында мәгълүмат урнаштырылган икән.
...Район Мәдәният йортына бабалары, әтиләренең сугыштагы язмышы турында хәбәрсез югалдыдан кала бернәрсә дә белмәгән райондашлар, туган якны өйрәнү музее җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп укучылары җыелганнар иде.
-2006 елга кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемлеген сер итеп сакладылар. Хәзер бу исемлек белән "Мемориал" (Оборона Министрлыгының гомуми мәгълүматлар базасы) сайтында танышырга мөмкин,-диде Михаил Черепанов. -200 мең татарстанлы беркая да хәбәрсез югалмаганнар. Алар сатлыкҗан да, дезертир да түгел. Күпчелеге тоткынлыкта, чолганышларда, чигенгән вакытларда һәлак булганнар.
Бу истәлекле көнне Михаил Черепанов һәм яшь эзтабарлар 30 якташыбызның кайда, кайчан, ничек һәлак булулары турында бәһасез мәгълүматларны туганнарына тапшырдылар.
...Иң беренче булып сәхнәгә Галина Кашкина чакырылды. Аның әтисе, Олы Кульга авылында туган Журавлев Павел Артемьевич армиягә Свердловск өлкәсеннән алына. Кече лейтенант, 153 дивизиянең 666 укчы полкында взвод белән командалык итә. 1941 елның июль аенда Белоруссиянең Орша шәһәре янында һәлак була. Галина ханым әтисе фронтка киткән вакытта әле тумаган да булуы, аның турында әнисе истәлекләреннән генә белүен күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде.
Шулай ук сугышның беренче көннәрендә Украинаның Житомир өлкәсе Бердичев шәһәре янында Арсентий Афанасьевич Мамаков һәлак була. Ул 140 дивизиянең 445 укчы полкында хезмәт итә. Аның документлары бертуганының балаларына тапшырылды.
1941 елның октябрендә Ленинградта 290 пулемет-артиллерия батальонында хезмәт иткән Зур Мәшләк егете Гатиятулла Сибгатулла улы Сибгатуллин һәлак була. Улы Госман әтисе белән хезмәт иткән абзыйның истәлекләре белән уртаклашты.
Аннан ерак түгел Ленинград өлкәсенең Марьино авылы янында Мам.Каз.Чаллы авылында туган Нотфулла Юныс улы Юнысов һәлак була. Әтиләре турындагы кәгазьне алырга кызлары Галия Хуҗина, Шәмсехила Баһавиева, оныгы Илсөяр Камалова килгәннәр...
Сәхнәгә күтәрелгән һәркем шәхсән Михаил Черепановка, эзләнү отряды активистларына игелекле дә, изге дә эшләре өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Бу көнне әтиләре, бабалары турында мәгълүмат кәгазе алган райондашларның әлеге Геройлар турында истәлек хатирәләрен безгә язып җибәрүләрен сорыйбыз. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
Яшьләр хәтер яңарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев