Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Слетта билгеләп үттеләр

Казан шәһәрендә "Форпост" җәмәгать тәртибе саклау яшьләр (студентлар) оешмаларының VI нчы слеты булып узды. Анда безнең районнан да делегация катнашты.

Балыкбистәлеләр төрле мәдәни һәм спорт чараларында "Форпост" эмблемалы форма кигән егетләрне күрергә гадәтләнгәннәрдер инде. Алар массакүләм акцияләр вакытында җәмәгать тәртибен саклыйлар. Өлкән сыйныф укучылары һәм агротехник көллият студентлары ирекле рәвештә хокук саклау органнарына гражданнарның тынычлыгын саклауда ярдәм итәләр. Алар мәктәп кичәләрендә, дискотекаларда тәртип саклау белән беррәттән төрле рейдларда да катнашалар.
-Безнең районда "Форпост" 235 кешедән торган 24 отрядны берләштерә,-ди үзәк директоры Р.Әльмөхәммәтов. -Алар тарафыннан 52 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Форпостчылар ярдәме белән 3 җинаять ачылды. Агымдагы елда җәмәгать тәртибен саклау буенча 258 рейд уздырылды. Уңай нәтиҗә күз алдында. Яшьләр формированиеләре әгъзалары район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә теоретик һәм практик әзерлекләрен ныгыталар. Мәгариф бүлеге белән дә тыгыз элемтәдә эшлиләр.
Эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгендә узган слетта 9 кешедән торган Балык бистәсе делегациясе дә катнашты. Аның составында яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы А.Пулатов, мәктәп укучыларыннан А.Гарипов (Балык бистәсе 2 нче мәктәбе), А.Столяров (Балык бистәсе гимназиясе), А.Каюмов (Олы Елга мәктәбе), Н.Епов (агротехник көллият) бар иде. Олы Елга мәктәбенең ОБЖ укытучысы Н.Нәбиуллин, Балык бистәсе гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары В.Җәббарова "Форпост" республика үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Ю.Волковага "Форпост" эмблемасы ясалган сәгать бирелде.
Слетта җәмәгать яшьләр оешмалары эшчәнлеген тагын да җанландыру, киңәйтүгә юнәлдерелгән махсус карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев