Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Син яшәргә тиеш Качкалак!

Өч ай эчендә Качкалак җирлегендә производство объектларын торгызуга 12 миллион сумга якын инвестиция кертелгән. Нигездә, бу эшләр "Губайдуллин К.Г." крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлангычында башкарылалар.

Качкалак авылында кискен үзгәрешләр хакында ишеткәч, кайберләренә күңел ышанып та җитмичә, күрмичә булмас, диеп юлга кузгалдым. Яңгырдан соң булгач, дөрес барып җитәргә дә өмет бик үк юк иде. Әмма, юл уңае утырткан сәфәрчем шушы авылныкы булып чыкты һәм дә беренче сүздән үк: "Авылга җан, сулыш өрки, күңел шатлана, соңгы вакытларда һәр атна саен диярлек күптәннән ташланган төп нигезгә кайтып йөри башладык",-дип куйды. Юлдашым сөйләгәннәрдән хәбәрдар булуымча, инде шактый ташланган өйләрнең капка, ишекләре ачыла башлаган, каны белән шушы төбәккә бәйләнгән балалар, оныклар шимбә-ялларда шактый җыелалар икән. Авылга төшеп җиткәнче чокыр-чакыр да, төзексез юл да күрмәдек. Авыл ягыннан килгәндә, 2 километр юлны ком белән түшәгәннәр "яңа хуҗалар". Анысында, туп тәгәрәрлек. Уч төбедәй күренерлек авылда, яңа объектлар, төзелешләр, техника күзгә ташлана. Сүтелеп сипләнүче производство биналары да берничәү. Йә ярый, һәркайсына тәфсилләберәк тукталыйк.
Җитмешенче еллар уртасында төзелгән дуңгыз фермасын "эч-башыннан" тулысынча чистартканнар, стеналарын яңартканнар, түбәсен торгызганнар, шушы көннәрдә профнастил белән ябып куярга җыеналар. Капка, түбәлек, тәрәзәләр-барысы кайтарылган. Биредә техника, запас частьләр, ашлама саклау склады булачак икән.
Шуннан әллә ни ерак түгел, 100 баш мөгезле эре терлек абзарына осталар кулы кергән. Фермерлык хуҗалыгының бүгенге көндә 50 баш терлеге бар. Бина терлек белән тулып торыр, дип ышандыралар алар. Беренче вакытта, симертү белән шөгыльләнү планнарында.
Тау башында ашлык склады өр-яңадан "киенгән" Ян-яклары, баш-башлары яңартылып кирпечтән өелгән, яңа капкалар куелган. Ындыр табагына кайтарып куелган орлык чистарту, эшкәртү, төяү агрегатлары яңа уңыш кайту сәгатьләрен көтәләр. Уңыш дигәннән, апрельдә генә бу җирләргә аяк басуларына карамастан, 300 гә якын гектарда арпа, бодай чәчәргә өлгергәннәр. 30 гектарда күпьеллык үлән игәләр.
-Төбәк белән танышырга килгәндә, март ахырында ике метрлы карны бәреп кергән идек. Алдан күңел төшенке булса да, өч ай эчендәге гамәлләребез, район җитәкчелегенең ярдәме киләчәккә матур өмтеләр уята үзебездә,-ди хуҗалык җитәкчесе Камил Гобәйдуллин.
Өмет уятырлык гамәлләре, читтән килгәннәргә бигрәк тә күренеп тора. Шактый яңа техника кайткан. Соңгы вакытларда гына ике МТЗ-1221 тракторы, Украина чәчкечләре, БДМ, катоклар, сука-культиваторлар, агулау, печән җыю, пресслау агрегатлары, КУН, арбалар сатып алганнар. Алга таба, заманча техникага күз тоталар алар.
Без биредә булган көнне яңа ягулык-майлау станциясен һәм каравылчы өен файдалануга тапшырдылар. Исеме генә купшырак яңгырый, өй дигәннәре пластик тәрәзәле, затлы ишекле, ятак, сигнализацияле. Тиздән бирегә видеокүзәтү дә куячаклар. Кемнең кергәне-чыкканы авыл кешеләре өчен дә начар түгел бит. Барысы файдага. Әнә, производство объектларына ут кергәндә авыл утлы булган, су башнясын торгызып, авылны сулы иткәннәр. Бу авылда туып үскән, шәһәрдә эшләп пенсиягә чыккан Николай Кулаев та сөенечен яшерми:
-Әле беркөнне биредән читкә күчеп киткән күршеләр кайткан иде. Үкенеп куйдылар. Син бәхетлерәк Коля, авылга яңа сулыш өрки бит диләр. Ялларда авылга кайтучы машиналар ишәйде. Кичләрен шат авазлар, җыр-моң ишетелә башлады,-ди ул.
Хуҗалык җитәкчеләре аның өе каршында гына эшчеләре өчен махсус йорт торгызганнар. Аларны һәр көнне бушлай ашаталар, менюлары бай. Шушы максаттан булдырылган 30 сутыйлы яшелчә бакчаларында бәрәңгесе, помидор-кыяры, кишере, тәмләткечләре дә изнигам. Янәшәдә генә сарык асрый башлаганнар, тавыклар өчен торак торгызганнар.
Эшчеләрнең үзләре белән дә гәп корып алдык.
-Шөкер, зарланырлык урын юк. Вакытында түлиләр, хезмәт хакыннан канәгать без. Бушлай җитәрлек күләмдә печәнен алдык, хезмәтебезгә карап премиясен бирәләр. Игътибар,-диләр алар.
Печәнне нигездә, болынлыктан әзерләгәннәр. 300 рулонын ябулы азык утарына тутырып куйганнар, әле дә кул кушырып ятмыйлар, бер тракторлары авыл тирәли печән әзерләвен дәвам итә.
Җитәкчелек эшчеләре өчен катгый кануннар булдырган. Шул нигездә, биредә эшкә эчеп килү, дигән гадәт бөтенләй чит. Җәзасын бер татыганнар, бу адымга бармый. Бер очрак үзенә дә, янәшәдәгеләргә дә сабак булган.
-Алдан эшче проблемасы бар иде. Хәзер, кайберәүләр үзләре эш сорап киләләр. Тик әлегә алу мөмкинлегебез юк, булган кытлык бетте,-ди К.Гобәйдуллин
Алдагы планнарына күз салганда, әле хуҗалыкта шактый эшче кулларга эш урыны табылыр. Якын киләчәктә биредә 500 баш мөгезле эре терлеккә заманча комплекс торгызу планлаштырыла. Буш яткан җирләрне тулысынча эшкәртүгә алыначаклар. Механизаторлар, төзүчеләр, терлекчеләр кирәк булачак. Ә бүгенге көндә терлекчелек ике эшче җилкәсендә. Төп йөкне Мансур Нәбиуллин тарта. Ул терлекче, зоотехник та. 15 яшеннән терлекләр янәшәсендә хезмәт куйган Мансурга бик рәхмәтле хуҗалар, хезмәтенә хөрмәт белән карыйлар, үзенең дә җаваплылык тоеп эшләгәнлеге күренеп тора. Карда да, торакта да тулы тәртип.
...Тәртип. Авылга тәртип керә, янәдән җан иңә башлаган. Сөенечле билгеле. Табигатьнең матур урынына урнашкан бу авылның язмышы әле күпләрнең язмышы белән кушылып китәр, дәвам итәр, матур дәвам итәр. Әнә авылга җиңел машиналар кайта, буа читендә балыкка хирыслар җыела, кичке тынлыкны ярып музыка тавышлары ишетелә. Син яшәргә хаклы Качкалак! Мондый хәлле хуҗалар сине яшәтергә алынганнар икән, юкка гына булмастыр, максатлары эреп югалмастыр, шәт!

Рәсемнәрдә: Яңа туган хуҗалыкны әйдәп баручы механизаторлар Н. Власов, А. Каташов һәм белгеч А. Шабрин; терлекче-зоотехник М. Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев