Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шәфкать тоеп яшиләр

    Өлкәннәр ункөнлеге барышында Корноухово картлар йортында тәрбияләнүчеләр дә игътибардан читтә калмыйлар. Хәлләрен белергә социаль оешмалардан, мәктәпләрдән кунаклар еш килә. Ә 1 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Минзия Вәлиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килеп бәйрәм...

    Өлкәннәр ункөнлеге барышында Корноухово картлар йортында тәрбияләнүчеләр дә игътибардан читтә калмыйлар. Хәлләрен белергә социаль оешмалардан, мәктәпләрдән кунаклар еш килә. Ә 1 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров, район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Минзия Вәлиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килеп бәйрәм белән котладылар, бүләкләрен тапшырдылар. Эчкерсез әңгәмә барышында торак-көнкүрешләре белән кызыксындылар. Ә яшәү шартлары начар түгел әби-бабайларның. Рәмзия Сатдинова җитәкчелегендәге бердәм коллектив аларның картлыкларына шатлык өстәр өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр кебек тоелды миңа. Биредә төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган, балалары, якыннары ярдәменнән мәхрүм булган 41 әби-бабай яши. Шуларның яртысы диярлек урын өстендә. Һәр тарафта кайгыртучан хуҗа кулы сизелә. Бүлмәләре җылы, якты. Урын-җирләре, кием-салымнары да чиста, ашау-эчү, ял итү шартлары да һич зарланырлык түгел. Күбесе җор телле, уен-көлкегә хирыс булулары белән сокландырдылар. Һәр бәйрәмне көтеп алалар икән, җырларга-биергә дә яраталар. Тәрбиячеләрне үз балаларыдай якын итәләр. Өлкән булсалар да кул кушырып утырмыйлар. Көчендә булганнары бакчада эшлиләр, балыкка, җиләк, гөмбәгә йөриләр. Бәйләү белән күңел юатучы әбиләр дә бар икән. Теләге булганнарына туган якларына, авылларына кайтып килү өчен мөмкинлекләр дә тудырыла. Туган көннәрен дә онытмыйлар әби-бабайларның. Авырып китсәләр дәвалау, гомерләре бетеп бакыйга күчүчеләрне озату кебек вазыйфалар да йоласына китереп башкарыла биредә.
    Ә бу көнне алар янына Корноухово мәктәбе укучылары да килгәннәр иде. Җырлап-биеп, шигырь сөйләп әби-бабайларның күңелләрен күтәрделәр алар. Ә өлкәннәрнең аз гына игътибардан да, бер җылы сүздән дә күңелләре була шул.
    Әлеге йортның бусагасын атлап кергәндә күңелне ниндидер бер авыр тойгы биләп алган иде. Яшәү ямен югалткан кешеләрнең сүнгән күзләрен күрермен дип уйлаган идем. Йорттагы җай белән генә аккан тормыш белән танышкач, әби-бабайлар белән гапләшкәч аларның да гомер көзләрендә кояшлы көннәрнең шактый булуын күреп куандым.
    бәйрәм табынында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: