Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шаулады Кама яры

    Узган шимбә көнне Кама яры буенда гөрләп, шаулап Май чабу бәйрәме узды. Һава торышы бозылып китүгә карамастан, бәйрәм рухы сүрелмәде.

    Электән килгән гадәт буенча кәмитчеләр халыкны кунакка, Май чабу бәйрәмендә катнашырга чакырдылар.


    Район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов бәйрәмгә җыелган балыкбистәлеләрне сәламләде.


    -Яз килде. Бу сезнең кәеф күтәренкелегеннән дә ачык күренә. Бүгенге чара сезнең кәефләрне тагын да күтәрер дип өметләнәм,-диде ул. -Май чабу бәйрәме борынгыдан килгән бәйрәм. Безнең районда да ул күңелле итеп үткәрелә. Бу бәйрәм күптән көтелгән яз килүне хәбәр итә. Яз яңа бәхетләр, шатлыклар алып килсен. Сезгә сәламәтлек, иминлек телим.


    Аннары сәхнәгә Симеон атакай күтәрелде. Чөнки бу бәйрәмнән соң православие динен тотучылар өчен бөек пост башлана.


    -Пост-ач тору гына түгел, беренче чиратта Пасханы лаеклы каршылау өчен үз-үзеңдә рухи көч тәрбияләү,-диде ул.


    Рус милли киемнәре кигән кызлар күңелле музыка астында тамашачыларны коймак белән сыйладылар. Кояшның үзен хәтерләткән коймаклар олыларга да, балаларга да бик ошады инде.Ул арада әйлән-бәйлән уены башланып китте. Иң батыр тамашачылар төрле кызыклы уеннарда катнаштылар.


    Балалар иҗат үзәге һәрвакыттагыча иң кечкенә балыкбистәлеләр өчен аттракционнар почмагы оештырганнар иде. ООО "Круг" та балаларга бүләк әзерләгән. Алар балаларны Кама буйлап кар чаналарында йөрттеләр.
    Әзрәк читтәрәк бәйрәм сәүдәсе җәелдерелгән. Шашлык исе таралган. Балыкбистәлеләр чәй эчеп тә җылындылар.


    Бу бәйрәм җыр, биюләргә дә бай булды. Тамашачылар алдында районның иң яхшы иҗат коллективлары: "Өмет", "Камские зори", "Россияночка" вокаль ансамбльльре чыгыш ясадылар. "Калинушка" ветераннар хоры жырлар башкару белән чикләнмәде, оештыручыларга төрле уеннарда да булышты.


    Финалда тормышыбыздагы барлык начарлыкны гәүдәләндергән салам карачкы яндырылды.


    Рәсемдә: бәйрәмнән күренешләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: