Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Шатланып яшәгез

    Узган шимбә көнне тагын бер Бөек Ватан сугышында катнашучы толы Бибимаһирә Фәхретдинова сугыш ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән граҗданнарның торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы кысаларында район үзәгендәге матур, җайлы йортка күчте. Хәзер 97 яшьлек ветеран яхшы көнкүреш шартларында якыннары, туганнары белән яшәячәк. Хезмәт ветераны Б.Фәхретдинованы һәм аның балаларын, оныкларын яңа...

    Узган шимбә көнне тагын бер Бөек Ватан сугышында катнашучы толы Бибимаһирә Фәхретдинова сугыш ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән граҗданнарның торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы кысаларында район үзәгендәге матур, җайлы йортка күчте. Хәзер 97 яшьлек ветеран яхшы көнкүреш шартларында якыннары, туганнары белән яшәячәк.
    Хезмәт ветераны Б.Фәхретдинованы һәм аның балаларын, оныкларын яңа йортка күчү белән котларга район башлыгы И.Валеев, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров та килгәннәр иде. Алар яңа йортның сыйфатын да бәяләделәр, яңа хуҗаларның фикерен дә тыңладылар. Йортны Г.Имамиев җитәкчелегендәге ООО "Строймонтаж" хезмәтчәннәре төзегәннәр. Бу алар җиткезгән беренче генә йорт түгел инде. Төзүчеләр адресына бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтелде. Бу оешма районның төзелеш базарында үзен ышанычлы партнер итеп танытты.
    Сугыш ветераннарының һәм аларга тиңләштерелгән граҗданнарның торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасының практикада үтәлүен карарга район прокуроры А.Хусаенов, Балык бистәсе эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин да килгәннәр иде. Алар йортны карадылар, ветеран белән әңгәмә кордылар.
    Хуҗалар кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар, чәй табынына чакырдылар. Район башлыгы И.Валеев Б.Фәхретдиновага нык сәламәтлек, яңа йортта бәхетле тормыш теләде.
    -Бу дәүләт программасын тормышка ашыру безнең районда максатчан план нигезендә алып барыла,-диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Җамалиев. -12 ветеран быел ике 4 фатирлы һәм үз җирләрендә төзелгән 4 шәхси йортта яңа торак алдылар яки якын көннәрдә алачаклар. Тагын 16 балыкбистәлегә яңа йортка дәүләт субсидиясе көтелә. Алар районга килү белән сугыш ветераннарына йортлар төзү дәвам итәчәк.

    Рәсемдә: район башлыгы И.Валеев яңа йортка күчүчеләр янәшәсендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: