Шагыйрьгә хөрмәт

Әгәр үзе исән булса, бүген якташ шагыйребез Кадыйр Сибгатуллин якыннары, иҗатташ дуслары, райондашлары белән үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтәр иде.
Хәер, үз халкының мәнфәгатен кайгыртып, аның бәхетле киләчәге өчен борчылып иҗат иткән шагыйрьне якташлары әле дә онытмый. Әнә шуңа 18 ел элек, 52 яшендә арабыздан вакытсыз киткән шагыйрьне үзенә кабул иткән Кече Укмас авылы зиратына каләмдәш дуслары, якыннары бик күп җыелган иде.
Бирегә ерак араларны якын итеп шагыйрьнең тормыш иптәше Фәния ханым Хамматова, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Вахит Имамов, шагыйрь Факил Сафин, Яр Чаллы педагогия институты доценты Дания Сибгатуллина, шәһәрнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина, якташыбыз, журналист Хәбибрахман Шәфигуллин һәм башка бик күп кунаклар кайткан. Шагыйрьнең кабер өстенә муниципаль район башлыгы ярдәме белән мәрмәр таш куйганнар, яңа чардуган урнаштырганнар. Бәтке мәктәбе укучылары да кабер өстенә матур чәчәкләр утыртып су сибәләр, тирә-юньне чистартып тәртипкә китерәләр. Шагыйрьне олылап, якын итеп кайткан кешеләр алдында иң элек Кече Укмас мәчете имам-хатыйбы Хөсәен хәзрәт дога кылды. Шуннан соң муниципаль район башлыгы Илһам Валеев сүз алды.
-Кадыйр абый бик хөрмәтле шагыйрь, үткен каләмле, тугры сүзле, гаделлек яратучы журналист иде. Аның күп фикерләре әле бүген дә үз актуальлеген югалтмый. Тирән мәгънәле, һәр сүзе күңелгә үтеп керерлек итеп яза алган шагыйрь гомере кыска булса да, аның иҗаты озак яшәр. Ул буыннан-буынга дәвам итәргә тиеш,-диде ул.
-Кече Укмас авылы, Балык бистәсе, Чулман елгасы, туган ягының барлык матурлыгы Кадыйр Сибгатуллин иҗатында зур чагылыш таба. Татар халык әдәбиятында Хәсән Туфан белән янәшә куярлык бөек шәхес, олы шагыйрь иде ул,-дип искә алды иҗатташ дусты Вахит Имамов. Биредә шулай ук шагыйрьнең тормыш иптәше, иҗатташ дуслары үз чыгышларында аның белән бергә булган истәлекле вакыйгаларны күңелләрендә яңарттылар.
Шуннан соң Яр Чаллы шәһәре делегациясе Балык бистәсе гимназиясендә Кадыйр Сибгатуллинның музей бүлмәсендә булдылар. Алар алдында 7 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Язучылар, шагыйрьләр, галимнәр белән булган бу очрашу мәгънәле, тәэсирле үтте. Шагыйрьнең тормыш иптәше Кадыйр абыйның иң кадерле истәлекләрен, яңа нәшер ителгән, истәлекләр тупланган җыентык китапны музей җитәкчесе Асия Мифтаховага тапшырды. Укучылар да якташ шагыйребез иҗаты белән киләчәктә тагын да якыннанрак танышырга, шигырьләрен ятларга сүз бирделәр, шагыйрьнең якыннары белән элемтәне тагын да ныгытырга теләк белдерделәр.
Рәсемдә: бер төркем кунаклар шагыйрь җирләнгән зиратта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!9800
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.16000
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.21600
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.19300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.12100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.17500
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.13200
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.15000
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.22600
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.17400
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.24500
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4300
-
19 май 2022 - 11:13“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.9500
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!9800
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.16000
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика