Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үсешкә өмет белән

Күптән түгел район кулланучылар җәмгыяте бинасында пайчы вәкилләренең йомгаклау җыелышы булды. Анда җирле кулланучылар кооперациясенең киләчәк үсеше турында эшлекле сөйләшү барды. Яңа икътисадый-технологик инструментлар кулланып алга бару-район кооператорлары җыелышының көн тәртибендә әнә шул төп мәсьәлә каралды.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гафаров, Татарстан кулланучылар союзы идарәсе рәисе урынбасары Р.Ибраһимов, дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.Егорова катнаштылар. "Кама-2" кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Р.Бариев отчет доклады белән чыкты. Анда ул узган 2012 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, киләчәккә үсеш юллары турында сөйләде.
Бүгенге көндә кулланучылар җәмгыяте 3 меңнән артык пайчыны берләштерә. 55 торак пунктта 25 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Шунысы куанычлы, социаль һәм икътисадый үзгәрешләр барышында кулланучылар кооперациясенең җирле системасын таркатуга юл куелмады. Киресенчә, ул яши һәм үсеш ала. Күп тармаклы система буларак, район кулланучылар җәмгыяте сәүдә, җәмәгать туклануы җитештерү һәм хәзерләүләрне берләштерә. Шулай да биредә сәүдә иң мөһим тармак булып кала.
-Халыкның ихтыяҗын өйрәнү, үзебездә һәм республикада җитештерелгән товарларның күләмен арттыру, товар әйләнешен тизләтү шулай ук ваклап сату предприятиеләрен реконструкцияләү, сатып алучылар өчен уңайлы эш режимы булдыру, бәяләр сәясәте-сәүдәне үстерүнең төп юнәлешләре булып торалар,-диде Р.Бариев. -Ассортиментны киңәйтү, хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру товарларның конкурентлыгын тәэмин итү кооператорларга товар әйләнешен үстерүгә мөмкинлек бирделәр. 2012 елда ваклап сату предприятиеләре 184 миллион сумлык товар саттылар. 2011 ел белән чагыштырганда үсеш 3 миллион 300 мең сумны тәшкил итте. Узган ел яңа "Кайнар икмәк" кибете төзелде. Административ бинада ремонт үткәрелде, "Чәй йорты" төзекләндерелде.
Продукция җитештерү табышлы тармак булып кала. Производство предприятиеләре икмәк, булка, сохари, кондитер, макарон, кисель, алкогольсез эчемлекләр җитештерәләр. Хәзерләүләр эшчәнлеге дә икътисадый, шул ук вакытта мөһим социаль функция башкара.Авыл кешеләренә шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне сатарга ярдәм итә. Моннан тыш район кулланучылар җәмгыятендә ике крестьян-фермерлык хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Җәмәгать туклануы тармагында узган ел товар әйләнеше 16 миллион сум булды. Әйләнештә үзләрендә җитештерелгән продукция күләме 75 процентка җитте. 2012 елда "Кама-2" кулланучылар җәмгыяте автотранспорты белән 6,4 мең тонна йөк ташылды. Товар әйләнеше 745,4 тонна-километрны тәшкил итте. Тулаем алганда, кулланучылар кооперациясенең сәүдәдәге табышы 4 миллион 845 мең сум, призводствода-3 миллион 374 мең сум, хәзерләүләр системасында 1 миллион 150 мең сум, җәмәгать туклануында 5 миллион 561 мең сум булды.
Узган ел җирле бюджетка 3 миллион 336 мең сум (барлыгы 7 миллион 340 мең сум) салым түләнде.
Сүз дә юк, оешманың проблемалары да аз түгел. Аларны якын көннәрдә хәл итү сорала.
"Кама-2" кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә буенча урынбасары А.Романов кайбер кечкенә авыллардагы рентабельсез кибетләрнең ябылу мөмкинлеге турында сөйләде. Алар табышсыз булу белән беррәттән тиешле нормаларга һәм сәүдә кагыйдәләренә туры килмиләр. Җитди социаль әһәмияткә ия мәсьәлә.
Татарстан кулланучылар союзы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Р.Ибраһимов авыл кешеләренең үзләреннән арткан авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләү буенча эшне яхшыртырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
"Моның өчен сездә барлык мөмкинлекләр-ресурслар, ныклы материаль база бар. Районда республиканың башка төбәкләреннән аермалы буларак, кулланучылар кооперациясенең системасы сакланып калган.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.Егорова "Татспиртпром"ның алкоголь продукциясен (башка Татарстан товарларын) җирле базарда сату мәьәләсенә тукталды.
Бу бик актуаль тема. Чөнки сатудан кергән акцизлар республика бюджетына баралар. Ә бу муниципалетларга дотацияләр һәм субсидияләр дигән сүз.
Җыелышка йомгакны район башкара комитеты җитәкчесе М.Гафаров ясады.
-Кулланучылар кооперациясе район икътисадының төп системаларыннан берсе булып тора. Ул шулай ук мөһим социаль функцияне дә үти. Конкуренция шартларында эшнең нәтиҗәле механимзнарын бергәләп эзләрбез. Хәзерләүләр тармагында да максатчан программа төзергә кирәк булачак. Районда кулланучылар кооперациясе алга таба да тотрыклы үсеш алыр дип ышанам,-диде ул.
Аннары М.Гафаров кооператорларга районның җәмәгать, социаль һәм мәдәни тормышында актив катнашканнары, Сабантуйлар, ярминкәләр, башка чаралар оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Җыелыш ахырында юбилярларны һәм ел дәвамында тырыш хезмәт күрсәткән алдынгыларны бүләкләделәр. Хутор кибете сатучысы С.Галимовага, азык-төлек комбинаты директоры А.Тимриевка, ипи пешерүче Г.Серебряковага, җәмәгать туклану предприятиесе директоры Н.Сафинага, хәзерләүче А.Нуриәхмәтовка, баш бухгалтер Ф.Минзинага Татарстан кулланучылар союзының Почет грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Бер төркем алдынгылар район администрациясе һәм "Кама-2" кулланучылар җәмгыяте җитәкчелегенең Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булдлар.
Рәсемдә: юбиляр С.Галимованы тәбрикләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X