Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуйлар килә, сабантуйлар...

Газетабызда хәбәр ителгәнчә районның үзәк Сабантуй бәйрәме 7 июнь көнне элеккеге урында, Анатыш белән Полянка авыллары арасында уйсулыкта узачак. Бәйрәм тантанасы сәгать унда районыбыз хезмәт алдынгылары, яхшы спортчылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның парады белән башланып китәчәк. Аннан Сабантуй төсмерләреннән музыкаль-хореографик күренешләр күрсәтеләчәк. 10 сәгать 30 минутта Сабантуеның әләмен күтәрү күздә тотыла...

Газетабызда хәбәр ителгәнчә районның үзәк Сабантуй бәйрәме 7 июнь көнне элеккеге урында, Анатыш белән Полянка авыллары арасында уйсулыкта узачак. Бәйрәм тантанасы сәгать унда районыбыз хезмәт алдынгылары, яхшы спортчылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның парады белән башланып китәчәк. Аннан Сабантуй төсмерләреннән музыкаль-хореографик күренешләр күрсәтеләчәк. 10 сәгать 30 минутта Сабантуеның әләмен күтәрү күздә тотыла һәм район башлыгының котлавы булачак. Уникенче яртыда Сабантуеның быелгы батырын билгеләү өчен көрәш башланып китәчәк. Шул ук сәгатьтә ат чабышларына старт бирү күздә тотыла. Сабантуй программасына узган ел кебек "Иң яхшы чәк-чәк" конкурсы да кертелгән. Монда да теләгән һәркем катнаша ала. Катнаша ала дигәннән, төрле яшьтәге райондашларыбызны, кунакларны дистәләгән бәйгеләр көтә. Килегез, күрегез, катнашыгыз, җиңегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев