Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Россия гражданины–горур яңгырый

    Узган чәршәмбедә Балык бистәсе балалар иҗат үзәгендә 19 егет һәм кызга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру тантанасы булды.

    Кеше гомере бик күп истәлекле вакыйгаларга бай инде. Туу, укырга керү, мәктәпне тәмамлау... Менә шушы вакыйгалар чылбырында паспорт алу иң истә кала, дулкынландыра торганнарыннан. Россия Федерациясе гражданины булуын раслаучы төп документ алу-яшь кеше өчен бер яктан мәртәбә, горурлык булса, икенче яктан зур җаваплылык, бурычлар да өсти бит. Ә паспортны менә шулай истә уелырлык, онытылмаслык итеп тапшыру заманча йолаларның иң тәэсирлеләреннән минемчә. Чөнки ул яшь гражданинда халкыбыз һәм Ватан алдында җаваплылык, югары мораль принципларны тәрбияләүне максат итеп куя.
    Тантана дәүләтебезнең символлары булган флаг, герб, гимнның мәгънәләрен аңлаткан видеороликны тамаша кылу белән башланып китте. "Йолдызлык" фестивале дипломанты Булат Хәбибуллинның Татарстан турындагы җыры да бик урынлы булды.
    Рәсми өлешне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин ачты. Яшь гражданнарны тәбрикләргә "Патриот" республика үзәге директоры урынбасары Ольга Ивлева, ТР яшьләр эше, спорт министрлыгының әйдәүче белгече Айсинә Нәгыймова да килгәннәр иде. Алып баручы Рамил Имамовның илебез җитәкчелеге, дәүләтебез символлары, паспорт турындагы сорауларына да җавап бирергә туры килде залда утыручыларга. Төп документны тантаналы шартларда РФ миграция службасы идарәсенең Балык бистәсе территориаль пункты начальнигы Әлфия Кашипова тапшырды. Казан кунаклары исә бу көнне символлаштыручы медальләр бүләк иттеләр.
    Бу тантананы оештыручылар үз максатларына ирештеләр булса кирәк. Залга узганда шаярышкан үсмерләр һәм кызлар кулларына паспорт алгач җитдиләнеп калдылар инде.

    Рәсемдә: паспорт тапшыру тантанасыннан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: