“Районның йөзе үзгәрә”

24 февраль көнне Балык бистәсе муниципаль районында эш визиты белән Татарс тан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булып китте.
Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчесе иң элек Дон-Урай авылындагы шәхси эшмәкәр Илмир Габдриевның ит юнәлешендәге гаилә фермасы белән танышты. Бүгенге көндә фермада 200 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Илдар Халиков ферманың производство биналарын карап чыкты. Терлекләрне тоту шартларына игътибар итте. Авыл эшмәкәрләренең проблемалары һәм тормышы турында сөйләште. Районда 13 гаилә фермасы төзелгән һәм уңышлы гына эшләп киләләр. И.Халиков аларның җитәкчеләре белән ачыктан-ачык әңгәмә үткәрде, сораулар бирде. Күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән канәгать калды югары кунак. "Биредә үз эшен белә торган, үз алларына конкрет максатлар куйган кешеләр эшләгәнлеген сизелә. Эшлекле кешеләр республика биргән мөмкинлекләрдән хуҗаларча файдаланалар. Гаилә фермалары оештыруның кирәклеген мин аларга түгел, ә бәлки алар миңа аңлаттылар кебек",-дип уртаклашты ул үзенең тәэсирләре белән.
Аннары Премьер-министр район үзәгендә төзелүче ветераннар йортын карады, тузган торак программасы буенча төзелгән күп фатирлы йортта булды.
Илдар Халиков шулай ук Балык бистәсе муниципаль район Советы сессиясендә катнашты. 2011 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар турында доклад белән район башлыгы Илһам Валеев чыкты. Сессиядә шулай ук Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы И.Фәсхетдинов, "Кама" кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Р.Бариев, АПГ "Алтын Саба" генераль директоры Д.Фәйзрахманов чыгыш ясадылар.
Ахырда ТР Премьер-министры Илдар Халиков сүз алды. Ул Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Балык бистәсе районының авыл хуҗалыгын, социаль тормышны, икътисадны үстерүдә алгарышлы адымнар белән баруын билгеләп үтте. «Соңгы елларда сез күп эшләр башкардыгыз. Районның йөзе күзгә күренеп үзгәрә»,-диде ул.
Сессия ахырында Илдар Халиков укытучы-ветеран М.Трофимовага, комбайнчы Б.Хановка, шәхси эшмәкәр Р.Хәмидуллинга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4300
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!9800
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.16100
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.21600
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.19300
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.12100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.17500
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.13200
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.15000
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.22600
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.17400
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.24500
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4300
-
19 май 2022 - 11:13“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.9600
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!9800
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.16100
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика