Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның даны һәм горурлыгы сез

1 октябрь-Өлкәннәр көнендә районда бәйрәм чаралары узды. Аларда ветераннарны хөрмәтләделәр. Намуслы хезмәтләре, батырлыкка тиң тормышлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәм ярминкәсе
Традиция буенча бу көнне район үзәгендә көзге ярминкә үткәрелә. Анда пенсионерлар һәм балыкбистәлеләр авыл хуҗалыгы продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алалар. Иң мөһиме, бәяләр кыйммәт түгел. Бу ярминкә дә товарларның күплеге белән җәлеп итте. Фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре ит, сөт, май, каз, тавык, дуңгыз балалары, ашлык, печән, бәрәңге һәм башкаларны тәкъдим иттеләр. Биредә ярылган утын, черемә дә алырга мөмкин иде. Районның 15 мәктәбе киң ассортиментта яшелчә, җиләк-җимеш алып килгәннәр. Һәрвакыттагыча Котлы Бөкәш, Ямаш, Күгәрчен, Иске Арыш мәктәпләре һәм агротехник көллиятнең сәүдә палаткалары бай иде. "Акчарлак" социаль приюты хезмәткәрләре сатып алучыларны товарлар белән куандырып калмадылар, ә бәлки ветераннарны коймак, чәй белән сыйладылар. Балыкбистәлеләр бигрәк тә бәрәңге, бал, ашлыкны теләп алдылар. Яңгыр яуса да сәүдә җанлы барды. Сәүдә рәтләрен район башлыгы И.Валеев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов та карап чыктылар.
-Мондый ярминкәләр кешеләргә, бигрәк тә өлкәннәргә кирәк. Чөнки бу аларга кышка җитәрлек продуктлар әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек. Сайлыйм дисәң товар бар. Менә үзем дә бер банка яхшы бал сатып алдым әле,-диде хезмәт ветераны С.Парфенов. -Яңгыр бераз кәефне төшерде, әлбәттә. Кояшлы көнне дә ярминкә үткәрерләр әле дип ышанабыз.
Тормыштан җыр белән
Бу көнне район Мәдәният йортында зур концерт-өлкән яшьтәгеләр иҗаты фестивале булды. Тормышлары җиңел булмаса да, алар җырдан аерылмыйлар. Үзешчән иҗат аларның рухи дөньясында зур урын алып тора. Ветераннарны район башлыгы И.Валеев котлады.
-Бу көнне һәр ветеранга, өлкән кешегә игътибарлы булырга тиешбез. Картлар турында кайгырту безнең бурычыбыз,-диде ул. Сез район, республика һәм ил өчен күп нәрсә эшләдегез. Тырышып хезмәт иттегез, батырларча сугыштыгыз, халык хуҗалыгын хәрабәләрдән торгыздыгыз. Сез безнең өчен үрнәк һәм горурлыгыбыз. Сез хәзер дә безнең якын ярдәмчеләребез, зирәк остазларыбыз. Бәхетле, озак яшәгез. Күп кенә ветераннар хәзер дә актив тормыш рәвеше алып баралар. Җәмәгать оешмаларында эшлиләр, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Безнең районда "Калинушка" хоры, "Өмет" фольклор ансамбле иҗади коллективлары, "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында ветераннар клубы эшләп киләләр. Без аларның күбесен бүгенге сәхнәдә дә күрербез. Нык сәламәтлек, иминлек телим сезгә.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов балыкбистәлеләргә Татарстан Президенты Р.Миннеханов котлавын тапшырды. Ул районның үсеш алуын, юллар, промышленность, социаль объектлар, торак йортлар төзелүен билгеләп үтте. Ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
-Балаларыгыз сезне уңышлы эшләре белән куандырсыннар, ата-аналарын онытмасыннар. Озак еллар яшь, сәламәт булып калыгыз,-диде ул.
Концерт алдыннан тагын бер тантана булды. Балык бистәсендә яшәүче ирле-хатынлы Вагиннар шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үткәннәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Р.Нәгыймова һәм Балык бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Гадеев юбилярларны котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
Аннары зур концерт-өлкәннәр иҗаты фестивале булды. Анда район үзәгенең һәм авыл җирлекләренең иң яхшы үзешчән коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаштылар. Ветераннар төрле жанрларда талантларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле музыкаль инструментларда уйнадылар. Тамашачыларның алкышлары аларга бүләк булып яңгырады.
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары моның белән генә төгәлләнмәде әле. Күп кенә оешмаларда очрашулар, концертлар уздырылды. Аларда ветераннар хөрмәтләнде. Район башлыгы И.Валеев һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуртдинов Корноухово картлар йортында булып, алар белән әңгәмә кордылар, бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне өлкәннәргә район администрациясе, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук депутатларыбыз И.Богуславский һәм Д.Самаренкин да бүләкләр әзерләгәннәр иде.
Рәсемнәрдә: район үзәгендә ярминкә;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев