Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Илһам Валеев: “Хезмәт бәйрәменә бүләкләребез саллы”

-Илһам Госманович, мәгълүм ки, Сабан туе сабан, хезмәт бәйрәме. Бу көннәрдә район басуларын әйләнеп кайттыгыз, күргәннәрегездән канәгатьме сез? -Елына күрә, хуҗалыклардагы игеннәрнең торышыннан канәгатьмен. Сабан культураларына килгәндә "Логос", "Азык-төлек корпорациясе", "Кулон", "Масловский", "Тукай", "Урахча", "Ильман", "Зюзино", "Ильдан" кырларының торышы нык ошады. Кыскасы, Сабан туена игенчеләребез яхшы кәеф белән киләләр дип...

-Илһам Госманович, мәгълүм ки, Сабан туе сабан, хезмәт бәйрәме. Бу көннәрдә район басуларын әйләнеп кайттыгыз, күргәннәрегездән канәгатьме сез?
-Елына күрә, хуҗалыклардагы игеннәрнең торышыннан канәгатьмен. Сабан культураларына килгәндә "Логос", "Азык-төлек корпорациясе", "Кулон", "Масловский", "Тукай", "Урахча", "Ильман", "Зюзино", "Ильдан" кырларының торышы нык ошады. Кыскасы, Сабан туена игенчеләребез яхшы кәеф белән киләләр дип бәянларга кирәк. Бу җәһәттән терлекчелек тармагында фидакарь эшләүче "Аяз-Ойл", "Саба-Агро", "Азык-төлек корпорациясе", "Вамин-Кама", "Масловский" хуҗалыклары терлекчеләре дә хезмәт бәйрәмен югары күрсәткечләр белән каршылыйлар. Гаилә фермалары төзергә теләүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара һәм инде 17 се бу юнәлештә үзләренең эшен ышанычлы башлап җибәрделәр. Күгәрченнән Данил Нәбиуллин, Тәберде Чаллысыннан Илдус Шакиров оештырган сыер фермалары, "Заготсбыт Слобода" базасында Илнур Галимов җаваплылыгындагы ат фермасының эш нәтиҗәләре күпләр өчен үрнәк булырлык. Куәтле инвесторларыбыз-"Вамин", "Красный Восток", "Рацин" игенчелектә һәм терлекчелектә дә җитештерү киңлекләрен үстерә баралар, елның-елында яңа техника алуга, базаны ныгытуга зур инвестицияләр кертәләр. Нәтиҗәдә, аларның да хезмәт уңышлары нык куанырлык. Без алдынгы игенчеләребезне, терлекчеләребезне, хезмәт алдынгыларын Сабантуйларында халык, кунаклар алдында зурлап билгеләп, бүләкләп үтәчәкбез.
-Ике Сабан туе арасында районда шактый истәлекле вакыйгалар булып узды. Шуларның кайберләренә аерым тукталып үтсәгез иде?
-Шуннан башлыйк, бу чорда гына районда өч тапкыр Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич булып китте, Премьер-министрыбыз Илдар Халиков район белән якыннан танышып үзенең уңай бәяләмәсен бирде. Зур куанычлы вакыйгаларның берсе "Газпром-балаларга" Программасы кысаларында төзелгән футбол стадионы булгандыр, мөгаен. 960 урынга исәпләнгән әлеге стадионда һәркөн диярлек район, республикакүләм чараларның күпсанлы спортчыларыбыз, тамашачы катнашында узуы аеруча шатландыра. Аннан килеп, район үзәгенең "Поле чудес" зонасында 80 урынга исәпләнгән "Бәләкәч" балалар бакчасын ачып күпме гаиләләрне куандырдык. Яңа Арыш авылында Мәдәният йортын файдалануга тапшырдык. Бу объектларны ачуда Президентыбыз үзе дә катнашты.
Күгәрчен авыл җирлегендә барлыкка килгән гигант объект күзгә күренеп калка. Якын киләчәктә биредә 134 эш урыны булачак. Инде кайбер эшлиячәк белгечләребез чит илләрдә белем үзләштерәләр. Якын вакытта район үзәгендә 1200 квадрат метр мәйданга исәпләнгән "Чынгызхан" аптека-сәүдә комплексын файдалануга тапшыруны күздә тотабыз. 40 ветераныбызга аерым йортлар салып бирдек. 413 ветеранның яшәү шартларын яхшырта алдык.
Дистәләгән авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, почта бүлекләре, Мәдәният йортлары яңартылды. Берничә квартиралы 3 авария хәлендәге йорт урынына яңалары торгызылды. Күпкатлы йортларда 200 квартира шәхси җылытуга күчерелде.
Каз.Чаллы, Иске Арыш авылларына Европа дәрәҗәсендәге асфальт юллар түшәлде, Котлы Бөкәш-Балык бистәсе юлын асфальтлау белән күпләрне куандырдык, район үзәгенең берничә урамын асфальтлый алдык. Үзәкнең көнчыгышындагы яңа йортларга берничә километрларда электр, газ, су үткәргечләр сузылды.
Балык бистәсе авылының үзәге шуышуга нокта куелды дисәк тә була.
Кама ярларын ныгыту буенча колачлы проектыбызны сентябрь аенда тормышка ашыруны төгәлләячәкбез. Кыскасы, хезмәт бәйрәменә хезмәт бүләкләребез саллы дияр идем мин.
-Төгәлләячәкбез дигәннән, алга таба да район халкын шактый куанычлы яңарышлар көтә бит әле?
-Әйе, чөгә (стерлядь) балыгы үрчетү, үстерү максатында элеккеге Шомбыт спирт заводын реконструкцияләү башланды. Район үзәгендә мәрсин балыгын үрчетү өчен заманча, инвестицион югары технологияле заводка нигез салынды. Аның беренче чиратын ел азагында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Якташыбыз Альберт Фәхретдинов җитәкләгән "Кулон" фирмасы елның-елында районга зур инвестицияләр кертә. Менә быел да алар Биектау авылында 50 урынга балалар бакчасы төзүне, Иванаево авылында башлангыч мәктәп бинасын ремонтлауны үз өсләренә алырга җыеналар.
М-7 "Волга" Балыклы-Чүкәй-Олы Укмас-Кече Укмас, М-7 "Волга" Шомырбаш юлларын асфальтлау эшләре башланып китте. Масловка гомумбелем бирү мәктәбен капиталь ремонтлауга алындык. Авария хәлендәге күп фатирлы йортлар урынына яңаларын торгызу эшләре дәвам итә. Социаль ипотека кысаларында 12 квартиралы йортны төзергә керештек. Кыскасы, алга таба файдалануга тапшырыласы объектлар шактыйга җыела.
-Социаль тармакларның эшчәнлеге дә соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерәләр, шактый уңышлары сөендереп торалар. Кайберләренә аерым тукталып үтмәссезме?
-Соңгы елларда спорт, мәдәни чараларга игътибарны көчәйттек. Шуның нәтиҗәсе-яшьләребез республика, Рәсәйкүләм таныла башладылар. "Рапсодия", "Камские звездочки" ансамбльләре Казан, Мәскәү шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Мәктәп укучысы Ильяс Шәрәфетдинов каратэ буенча Рәсәйкүләм бәйгеләрдә катнашып 6 алтын, 6 көмеш, 18 бронза медаленә ия булды, спорт мастеры исемен алды. Гомумән дә, каратэ буенча Илнур Хамматов шәкертләре белән Татарстан, Рәсәйдә нык санлашалар. Әле күптән түгел генә спортның җәядән ату төре белән шөгыльләнә башлаган Илдар Имамов республика яшүсмерләре арасында чемпион калды һәм республика җыелма командасы составына кертелде. Нык беләкле көрәшче чемпионнарыбыз күпләп үсеп киләләр. Кыскасы, районыбызның бу юнәлештә киләчәген өметле күрәм.
Социаль объектларны төзү, яңартуга килгәндә, үзәктә, авыллардан медицина, мәдәни һәм мәгариф учреждениеләрен заманча яңарту өчен җирле мөмкинлекләр таптык, аннан килә, Президентыбыз һәм республика җитәкчелеге дә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Шундый булышлык нигезендә үзәк поликлиниканың һәрбер бүлеге супер яңартылды, яңа җиһазлар кайтты, ашыгыч ярдәм машиналары алдык. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, Президентыбыз вәгъдәсендә Яңа Арыш авылы халкы Мәдәният йортлы булды. Инде менә быел Олы Солтан авылына мондый олы бәхет килеп ирешер дип торабыз.
Республикабызның "Электрон мәгариф" проекты кысаларында районыбыз мәктәпләре 230 компьютер белән тулыланды, ә 637 укытучыга персональ ноутбуклар бирелде.
Гомумән дә, ел кыенлыкларына, кризисларга карамастан, район халкының социаль хәле елдан-ел яхшыруга бара дияр идем. Шәхси машиналар, тракторлар санына караганда гына да Балык бистәсе күрше-тирәләрдә чагыштырмача югарырак урында тора. Бүгенге көндә райондашларыбызда 5 мең чамасы җиңел машина гына исәпләнә. Бу уңайдан мин шул теләктә: халык шәп, бай яшәсен. Начар түгел бит!
-Заманалар күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә кече бизнес киң колач җәя. Эшмәкәрләр белән сөйләшкәндә үзләренең эшчәнлекләрен иркен җәелдерергә мөмкинлек биргән өчен еш кына сезнең адреска рәхмәт сүзләре ишетелә. Чынлыкта да бу юнәлешкә карашыгыз "ирекле йөзү" мөмкинлеге бирү принцибыннан түгелме?
-Эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләге булган һәр район кешесенә безнең тарафтан каршы килү юк. Алар күбәйгән саен конкурентлык арта. Ә бу исә халык файдасына эшли бит. Икенчедән, эш урыннары туа дигән сүз. Бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыятенекеләрне дә кертеп 200 дән артык кибет эшли, 800 дән артык кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әлеге саннарга шатланырга гына кирәк. Сәүдә турында сүз кузгалгач, район кулланучылар җәмгыяте, аның җитәкчесе Раил Бариевның заманга ярашып атлавы, зур конкурентлык шартларында табыш белән эшләүләре бездә зур хуплау таба. "Кама плюс" елына 37 тонна икмәк пешерә, 27 төрдә кондитер ризыклар, квас, лимонад, 2 миллион сумлык казылык чыгара. Соңгы вакытларда гына 3 грант иясе булдылар алар. Быел да максатлары берничә грант оту.
"Круг" балык эшкәртү коллективы да (җитәкчесе Юрий Караганов) тотрыклы эшләве, базасын ныгыту, яңарту белән күпләргә үрнәк булып тора.
Әйе, бер урында искечә таптану, читтән бушлай килгәнне көтеп яту чоры үтеп китте. Инвестиция кертү, кредит белән эшләү, инновацион технологияләр-болар бүгенге көннең таләбе, гамәли чаралары.
-Илһам Госманович, Сабантуй бәйрәме уңаеннан теләкләрегезне ишетәсе иде?
-Иң элек, Ходай һәркайсыбызны иминлектән, тынычлыктан аермаса иде. Уңышларыбыз, эшләребезнең уң булуы бердәмлектән, татулыктан, бер максат белән яшәвебездән тора. Шулай булгач, дистәләгән милләт халкын берләштергән йортыбызда һәрвакыт бердәмлек, үзара дуслык яшәсен. Һәрбер гаиләгә, аларның якыннарына мул, бәхетле тормышлар, саулык теләп калам. Агымдагы 2012 ел да Балык бистәсе халкы өчен муллык, байлык, ышаныч елы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев