Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләрне 23 февраль көне беләнкотлады

    Район башлыгы Илһам Валеев балыкбистәлеләр адресына 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәбрикләү телеграммасы юллады.

    Анда:"Районыбызның ватанпәрвәрлек үрнәге белән мактанырлыгы бар. Тугыз Советлар Союзы Герое тәрбияләгән төбәк без.

    Александр Матросов батырлыгын кабатлаган геройга тиң якташыбыз Барый Шәвәлиев та безнең яктан бит. Күпме егет- кызларыбыз Бөек Җиңүне якынайту өчен үзләренең сәламәлекләрен дә аямыйча дошман белән күзгә- күз көрәшкәннәр, батырлык үрнәкләре күрсәткәннәр.

    Исән-сау ветераннарыбыз бүгенге көндә дә район күләмендә оештырылган чараларда бик теләп катнашалар, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.

    Аннан, күпме дистәләгән егетләребез Афган, Чечня бәйсезлеге өчен, Чернобыль фаҗигасе хакына геройларча адымнарга барганнар. Бүгенге тыныч армия хезмәтендә орден, медальләр белән кайтучыларыбыз яшь буын өчен үрнәк өлге булып торалар.

    Шунысы сөендерә, районыбыз яшьләре соңгы елларда армия хезмәтенә баруны һәм югары хәрби уку йортларында укуны зур горурлык итеп саный башладылар.Ни әйтсәң дә,армия хезмәте -олы тормыш мәктәбе ул,Ватанны саклау һәрбер ир -атның изге , олы бурычы санала.

    Әлеге бәйрәм уңаеннан барчагызга иминлек, саулык , илебез күгенә тынычлык телим! "-дигән юллар бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: