Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Раштуа

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга...

Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә.
Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.
Раштуа көнендәге сынамышларга да игътибар итик:
7 гыйнварда кар яуса, иген уңышы мул була.
Җил карны себертсә, байлык һәм муллык килә.
Өй кыегында кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.
Көн җылы булса, ашлык куерып үсә.
Буран булса, умарта оясы яхшы аера.
Раштуа яңа айга туры килсә, ашлык уңышы начар була.
Раштуада агачлар бәсләнсә - бөртекле ашлык, төн аяз булса - борчак, чана юлы яхшы булса - карабодай уңа.
Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X