Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Һәр тарафта җанлылык

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләр катнашындагы республика зона семинары Мәдәният йортында башланды. Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.

    Пленар утырышта иң элек район хуҗалыкларын яхшы белемле, инициативалы белгечләр белән комплектлау турында сөйләштеләр. Чөнки аннан башка эштә уңышларга ирешү мөмкин түгел. Шуннан соң министр урынбасары бүгенгесе көнне республикада кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Бирегә җыелган 9 район арасында иң яхшылардан исәпләнгәнлектән Балык бистәсе җирлегендә семинар оештырылуын белдерде. Көзге кыр эшләрен яхшы сыйфат белән һәм кыска срокларда тәмамларга кирәклеген әйтте. Һәр район авыл хуҗалыгы идарәләре кыр эшләре барышын чагылдыра торган саннарда дөреслек, төгәллек булдырырга кирәклеген ассызыклады. Шуннан соң министр урынбасары кул астында булган эш күрсәткечләренә нигезләнеп районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларының отчетын тыңлады. Артта сөйрәлүче хуҗалыкларның сүлпәнлекләренең сәбәбе белән кызыксынды, эшне ничек җайга салу хакында фикерләште. Күп хуҗалыкларда туфрак структурасы бозылу фактлары күзәтелә икән. Ачы туфраклы җирләрне тукландыру, известьлау үткәрү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә проект-смета документлары эшләргә кирәклеген искәртте. Чөнки киләчәктә моннан башка хөкүмәттән ярдәм, субсидия бирелмәячәк. Парга калдырган җирләрне дә игътибарсыз калдырмады ул. Район башлыгына һәм республикага бирелә торган саннар дөрес, реаль булсын дип, һәр атна ахырында кыр эшләренең барышы хакында аңлатма кабул ителәчәген белдерде. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләр алдына кыр эшләрен тиз арада тәмамлау бурычлары куелды. Киңәшмәдә кайбер хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары җитешмәүне дә сәбәп итеп куючылар булды. Министр урынбасары ягулык белән хуҗалыкларны тәэмин итү елның-елында артуын белдерде. Киләчәктә дә бу максаттан тиешле күләмдә средство бүленәчәгенә ышандырды.
    Шуннан соң семинарда катнашучылар басуга юл тоттылар. Иң элек "Востокзернопродукт" хуҗалыгының көзге культура тишелешен карадылар. Аннары янәшәдәге 120 гектарлы кырда туфрак эшкәртү агрегатлары эшчәнлеген тикшерделәр. Берсеннән-берсе куәтле тракторларга тагылган 15 төрле туфрак эшкәртү агрегатларын күреп кунаклар гына түгел, министр урынбасары да нык гаҗәпләнде. «Бер тәүлек эчендә семинарга мондый яхшы әзерлек булыр дип һич уйламаган идем»,-диде ул. Һәр агрегат эшкә яхшы итеп көйләнгән. Барыннан да бигрәк кунаклар 20 сантиметр тирәнлектә эшкәртелгән төрәнгә зур өстенлек бирделәр. Шуннан соң районның башка хуҗалыкларында соңгы кыр эшләре барышын үз күзләре белән күреп танышу ниятеннән кабат юлга чыктылар. Котлы Бөкәш юнәлешендәге олы юл буйларында чиста эшкәртелгән җирләр, яшел келәмне хәтерләткән матур уҗымнар һәркемгә ошады. Районыбыз чигендә урнашкан "Аяз-Ойл" хуҗалыгы кырларында эшләүче агрегатлар янында тукталып аларның эш барышы белән танышырга да теләгәннәр иде, тик көчле яңгырлар комачаулады. Әмма анысы да бүген файдага, диделәр белгечләр. Чөнки районнарда инде көзге чәчү тәмамланып килә. Ә туңга сөрүнең быел соңга калмаячагы күпләргә мәгълүм. Аны районыбыз мисалында да күрергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: