Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ "ҖӘ" СҮЗЕН ӘЙТТЕ

Президент Рөстәм Миннеханов Республика Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлеген җитәкләргә ризалык бирде. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумы зур вакыйга белән тәмамланды. Ул үзенең әһәмияте белән тарихка кереп калырлык беренче форум булды. Форумда чыгыш ясаучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка 14 сентябрьдә Дәүләт Советына...

Президент Рөстәм Миннеханов Республика Дәүләт Советына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлеген җитәкләргә ризалык бирде.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел бүлекләре секретарьлары форумы зур вакыйга белән тәмамланды. Ул үзенең әһәмияте белән тарихка кереп калырлык беренче форум булды. Форумда чыгыш ясаучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка 14 сентябрьдә Дәүләт Советына узачак сайлауларда "Бердәм Россия" исемлеген җитәкләвен сорап мөрәҗәгать белән чыктылар. Ә Президент исә үзенә ышаныч күрсәтүләре өчен залдагыларга рәхмәтен белдереп, тәкъдимне зур җаваплылык белән кабул итүен җиткерде.
-Моны партиянең миңа һәм Министрлар Кабинетына, гомумән, башкарылган эшләргә ышаныч белдерүе дип кабул итәм,-диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин якын көннәрдә, Рөстәм Миннеханов кандидатурасын Татарстан "Бердәм Россия"леләре исемлегенә кертүләрен сорап, партиянең Генераль советына мөрәҗәгать итәчәк.
Шулай итеп, беренчел оешмалар секретарьлары форумы белән һәм шушы тарихи вакыйга җирлегендә "Бердәм Россия"нең 2014 елгы сайлаулар кампаниясенә старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев