Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент районга килде

Узган атнаның җомга көнне районыбызга эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны муниципаль район башлыгы Илһам Валеев, Президент киңәшчесе Анатолий Краснов, ТР Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, инвесторларыбыз Айрат Хәйруллин, Альберт Фәхретдинов, Вәгыйз Минһаҗев һәм башка күп кенә рәсми кешеләр каршы алдылар.

Президентыбыз районыбыз өстеннән хуҗалыкларда кыр эшләренең барышын күзәтеп йөргәннән соң тулаем күргәннәреннән канәгать калуын белдерде.
-Һәр тарафта кыр эшләре зур оешканлык белән бара. Болай булса, Балык бистәсенең киләчәге өметле күренә,-диде ул. Аның сүзен авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та куәтләде.
-Биредә бүген 87 мең гектар сөрүлек җирләре бар. Аны ашлык җитештереп кенә ныгытып булмый. Терлек азыгы җитештереп маллар үстерү күпкә отышлырак. "Кызыл Шәрыкъ" акционерлык җәмгыятенең олы проекты гамәлгә куелса, гаилә фермалары эшчәнлеге тормышка ашса, районның киләчәк яшәеше күбрәк сөтчелеккә бәйле булачак,-диде ул.
-Әйе, безнең зонада терлекләр асрамыйча мөмкин түгел. Ул һичшиксез тотрыклы үсешкә уңай йогынты ясаячак,-дип Рөстәм Миңнеханов районда беренчеләрдән булып оешкан Данил Нәбиуллин, Илдус Шакировларның гаилә фермаларында бүген эшнең барышы белән кызыксынды. Киләчәктә күпләргә үрнәк булып тотрыклы эшләүләрен, олы үсешкә йөз тотуларын теләп кулларын кысты. Ул районыбыз халкының тормыш хәле, яшәеше, киләчәккә уй-планнары белән дә җентекләп кызыксынды.
Очрашуда беренче булып Балыклы Чүкәй авыл җирлеге Советы башлыгы Әлфия Нуретдинова барлык авыл кешеләре, гомумән районыбыз халкы исеменнән ил башлыгына авылларга асфальт юл салуда ярдәм күрсәтүе, балыкбистәлеләрне даими игътибар үзәгендә тотуы өчен олы рәхмәтен җиткерде. Барыннан да бигрәк ул 2010 елда көчле корылык вакытында шәхси хуҗалыкларда сыер асраучыларга булышлык йөзеннән күрелгән мөһим чарасы өчен авылдашларының куанычын һәм рәхмәтен дә белдерде. Үзвакытында хөкүмәт тарафыннан бәләкәй генә Балыклы Чүкәй җирлегендә сыер асраучылар 1 миллион 716 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алганнар. Нәтиҗәдә савым сыерларның бер башы да кимемәгән. Бүген дә халык терлекне күп асрый. Авыл шәһәргә якын, юллар яхшы. Шуңа барча халык бүген терлекчелекне кәсеп итеп, сөт продуктлары җитештереп көн күрәләр,-дип авыл җирлеге башлыгы тагын күпләрне борчыган мәсьәлә, сөтне кабул итү бәясенең түбән булуына тукталды. Президентыбыз: «Болар хакында без яхшы беләбез, һичшиксез чара күрәчәкбез»,-дип ышандырды.
Район авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов Яңа Арыш авылы зиратында җирләнгән бабасы Мөбәрәкҗан абзый каберендә булды. Авылның имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт белән дога кылдылар. Кунаклар районнан күтәренке, яхшы кәеф белән киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев