Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Президент белән бергә” спортта көчеңне сына!

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.

Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә. Бу ял көннәрендә Сабан туе Татарстанның 38 районында узачак.

"Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстан - спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россия генә түгел, дөнья күләмендәге зур спорт ярышлары үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.

6 июньдә Татарстанның Аксубай, Апас, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Теләче, ә 7сендәӘгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман, Тәтеш, Чирмешән, Ютазы һәм Лаеш районнарында татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйлары гөрләячәк.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45069-"prezident-belәn-bergә"-sportta-kөcheңne-syina.html

Фото: http://sntat.ru/posts/22855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X