Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Пенсионерлар үрнәк күрсәтә

    Әле шушы көннәрдә генә Корноухово авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илсөяр Кәримова 89 яшьлек әбинең бөтен авыл халкын сөт белән тәэмин итеп торуы хакында әйткәч, кызыксынып юлга чыгарга булдым.

    Әйе, авыл халкы тырыш, эшчән инде анысы. Корноухово авылында яшәүче 89 яшьлек Гайнелкамал апа Фәттахованың да бүген абзарында 2 сыер, 1 бозау, 25 баш сарык асравы хакында ишеткәч, ышанмыйча аны үз күзләрем белән барып күрергә булдым. Авыл җирлеге советы башлыгы Габделхәй Гайнетдинов та аның турында күп мактау сүзләре әйтте. "Гомере буе терлекчелектә эшләгән, шуңа маллардан аерыла алмый торгандыр инде",-ди ул сокланып. Ә картайган көнендә терлекләр асрый башлавы очраклы гына килеп чыга аның. Дистә еллар элек бер бозау алып үстерә башлый. Әмма ул үсеп җиткәч аның буаз булуы ачыклана. Шулай итеп Гайнелкамал апа тана бозаулагач сөтен савып, эчертеп үстерә аны. Икенче бозавы да бикәч булгач, аны да иткә тотарга кулы бармый. Ә узган ел Казан шәһәрендә яшәгән бердәнбер кызы Фирая лаеклы ялга чыккач әнисе янына яшәргә кайта.
    -Ни дисәң дә икәү булганда терлекләр асравы җиңелрәк шул,- ди Гайнелкамал апа.
    Гайнелкамал апа Түбән Ырга авылында туып үскән. Әтисе Бөек Ватан сугышына китеп, батырларча һәлак булган. Гаиләдә 8 бала, өстәвенә өлкән яшьтәге бабай кала. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны тәрбияләү әнисе белән 22 яшьлек Гайнелкамал җилкәсенә төшә. Сугыштан соңгы авыр еллар турында күз яшьләре белән искә ала ул. Колхоз эшеннән калмыйча хезмәт куя. Әле җитмәсә урман кисәргә дә чыгарып җибәрәләр. 50 нче елларда сугышка киткәнче урманчылыкта тырышып эшләгән әтисенә хөрмәт йөзеннән урманчылык аларга йорт салу өчен агач материаллары бирергә була. Урманнан аны ташуда Гайнелкамал белән әнисе үгез, сыер җигәргә мәҗбүр булалар. Тырышып алар авылда менә дигән матур йорт җиткезәләр. Гайнелкамал 27 ел Түбән Ырга фермасында сыер сава. 1950 нче елларда гаилә корып яши башлыйлар. Тик ире яхшы тормыш эзләп Ерак Көнчыгышка китә, Гайнелкамалны да үзе белән чакыра. Ләкин ул өлкән яшьтәге әнисе белән сеңелләрен ташлап китүдән баш тарта. 1962 елда совхоз дирекциясе уңган терлекчене Корноухово авылына эшкә чакыра һәм ике катлы йортның икенче катыннан фатир бирәләр. Ул хуҗалыкта дистә елдан артык сыер сава. Аннары озак еллар дуңгызчылыкта хезмәт куя. Бу хәтле терлекләрне ничек карап бетерәсез дип, бүген бик күпләр соклана аларга. Хезмәтсез генә яшәргә өйрәнмәгән шул әби. Гаҗәпләнмәслек тә түгел бит аңа. Һәр көнне көз-кыш айларында икенче каттан чиләк белән малларына су җылытып ташый. Ярый инде анысы кызы Фирая да бүген аңа зур ярдәм күрсәтә. Озак еллар шәһәрдә яшәсә дә, авыл тормышыннан читләшмәгән әле. Җәй айларында әнә әнисенә 40 рулон печән, 3 тонна ашлык кайтаруда булышкан. Алар күп вакытларын бүген маллар янында үткәрәләр. Терлекләре күп булгач инде урыннары да җитешми башлаган. Шуңа Фирая киләсе елларга яңа абзар җиткезергә планлаштырып тора. Ике пенсионер бүген авылда бик күпләрне сөт продуктлары белән тәэмин итеп торалар. Күрше-тирәләр дә алардан бик канәгать. Кирәк вакытта эремчеген дә, каймагын да бирәләр. Рәхмәттән гайре сүзебез юк, диләр алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: