Пасха бәйрәме белән
Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев православие динен тотучы райондашларны төп бәйрәмнәренең берсе Пасха белән тәбрикләде. Анда: "Пасха көннәре дин тотучыларны дөньяны яңача тоярга, эш-гамәлләренең чисталыгын бәяләргә, тагын да игелеклерәк, шәфкатьлерәк булырга этәрә, киләчәк көнгә өметне арттыра. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Рухи чисталык, тынычлык, иминлек, уңышлар телим....
Муниципаль район башлыгы Илһам Госман улы Валеев православие динен тотучы райондашларны төп бәйрәмнәренең берсе Пасха белән тәбрикләде. Анда: "Пасха көннәре дин тотучыларны дөньяны яңача тоярга, эш-гамәлләренең чисталыгын бәяләргә, тагын да игелеклерәк, шәфкатьлерәк булырга этәрә, киләчәк көнгә өметне арттыра. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Рухи чисталык, тынычлык, иминлек, уңышлар телим. Һәркөн сезгә бәхет, шатлык алып килсен. Бер-берегезгә мәхәббәт, тугрылык бүләк итегез, үзара игътибарлы булыгыз",-дигән сүзләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев