Пасха бәйрәме
Бүген православ динен тотучылар үзләренең зур бәйрәмнәрен-Пасха көнен билгеләп үтәләр.
Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә-4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Әлеге бәйрәм христиан дөньясында Христос терелеп тору көне буларак билгеләнә. Пасха, безнең күңелләребездә тынычлык, иминлек һәм гаделлекнең тантана итәчәгенә өмет-ышаныч тудырып, якыннарыбызга, бер-беребезгә карата ярату һәм ихтирам тойгыларын гәүдәләндерә. Ул бездә намус белән яшәү, игелекле булу, мохтаҗларга ярдәм итү кебек изге теләкләр уята.
Бу уңайдан Балык бистәсе муниципаль район башлыгы Илһам Валеев та газетабыз аша райондашларга үзенең котлавын җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев