Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Олы поход алдыннан

    Күп еллардан бирле килгән күркәм гадәт буенча урып-җыю башланыр алдыннан быел да абруйлы комиссия эшкә әзерлекне тикшерде. Анда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.

    Комиссия иң элек Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркына килде. Биредә тигез сафларга берсеннән-берсе куәтле 9 чит ил комбайннары тезелгән. Шулай ук урып-җыю кампаниясендә катнашучы агрегатлар, хезмәт күрсәтү службалары, игеннәрне чабу агрегатлары урын алганнар. Ә комбайн бункерыннан бөртекләрне "КамАЗ", МТЗ-1221 тракторлары ташыячак. Егетләрнең әзерлеге йөзләрендә үк чагылыш таба. Барысы да махсус өс киемнәре , аптечкалар, янгын сүндергечләр белән тәэмин ителгәннәр. Игенчеләрнең хезмәткә түләү расценкалары да күпкә югары икән. Әйтүләре буенча, аена 70-80 мең сум акчаны иркенләп эшли алалар. Узган ел кайберәүләр күрше-тирә районнарга булышып аннан да күбрәк акча эшләгән. Кызыксындыру чаралары күрү яхшы гамәл, билгеле.
    "Урахча" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә дә әзерлек эшләре комиссиядәгеләрнең күңеленә хуш килде. Биредә дә комбайннарның һәркайсы бүген үк эшкә әзер. Барлык агрегат, узеллары төзекләндерелгән. Ә хуҗалыкта 650 гектар бөртекле культураларны җыеп суктырасы бар. Эшләр көйле барса, берничә көн эчендә тәмамларга исәпләре. Аннары быел комбайннан калган саламны шунда ук тракторлар пресслаячак икән. Өлгереп җитмәгән игеннәрне теземнәргә салачаклар. Бу максаттан яңа чапкыч алганнар. Яшел урак вакытында тракторчы Фәнис Шәкүров аңа инде сынау да уздырган. Машина-трактор паркында гына түгел, ындыр табагында да әзерлек яхшы. Складлар чистартылган, дезинфекцияләнгән. Бөртек чистарту, төяү җайланмалары да төзекләндерелгән.
    "Кулон-Агро" җәмгыятендә дә тулаем әзерлек яхшы. Вак-төяк кимчелекләрне берничә көн эчендә бетерергә исәп итәләр. Чөнки һәр тарафта кызу эш кайный. Үз элеваторларында да төзекләндерү, яңарту эшләре бара. Быел биредә 6260 гектар мәйданда ашлык суктырып алырга исәп итәләр. Бу эштә 6 чит ил комбайны эшлиячәк. Кайткан ашлыкны вакытлыча саклау өчен комбайн гаражларын файдаланырга исәпләре. Аның стеналарын ныгытканнар, барысы 12 мең тонна яңа уңыш ашлыгы урын алырга мөмкин икән.
    -Игеннәрнең өлгереше яхшы, соңгы яңгырларның да файдасы тиде. Шуңа быел уңышка өметебез зур,-ди баш агроном Юныс Гыйльманов. -Яхшы уңыш ул хуҗалыкның тотрыклылыгын тәэмин итә, комбайнчыларны да олы хезмәт уңышларына рухландыра.
    Керәшен Казысы авылы янәшәсендә тигез сафларга тезелгән "Галәветдинов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы комбайннары да һәркемнең күңеленә хуш килде.
    Биредә 1160 гектарда игеннәрне 7 комбайн җыеп суктырачак. Фермер күрше тирә хуҗалыкларга да ярдәмгә җибәрергә әзер. Елның-елындагыча һәрбер "кыр корабы"да Фаяз Закиров, Рифат Маулин кебек тәҗрибәле механизаторлар беркетелгән. Комиссия үз теләге белән сайлап алып комбайнны ашлык суктыруда сынап карады. Астында җәелгән брезентта ник бер бөртек коелсын. Кирәкле узелларын алдан ук ныгытып герметизация үткәргәннәр.
    Яңа Арыш авылы машина-трактор паркы каршында да комбайннар парадын бәйрәм төсендә оештырганнар. Биредә быел 5 комбайн 4200 гектар мәйданда ашлык суктырачак. Барлык "кыр кораб"лары да тәҗрибәле механизаторлар белән тәэмин ителгән. Алар белән техника куркынычсызлыгы хакында әңгәмәләр үткәргәннәр. Янгын саклагыч, аптечка һәм эш киемнәре дә бирелгән.
    Комиссия тикшергән һәрбер хуҗалыкка бәя биргәндә, барысын да искә алып, объектив якын килде. 100 мөмкинлектән 98 балл белән «Азык-төлек корпорациясе»нә беренче урын бирелде. "Востокзернопродукт" хуҗалыгы икенче урынга ия булды. Урып-җыюга әзерлек "Урахча", "Кулон-Агро", "Галәветдинов" фермерлык хуҗалыкларында да югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Тикшерү һәм бәя бирү тәмамлангач комиссия рәисе, министрлыкның бүлек башлыгы Наил Хәмидуллинның фикерләре белән кызыксындык.
    -Хезмәттәшләрем Нәсих Баев һәм Фәргать Зиннәтов белән без инде Лаеш, Питрәч районнары хуҗалыклары белән таныштык. Әмма күршеләргә караганда сезнең өстенлекле якларыгыз күбрәк. Беренчесе һәм иң мөһиме-комбайннарга тәҗрибәле җирле кадрлар беркетелгән. Урыннарда кадрларга тиешле игътибар, җылы мөнәсәбәт булуы да сизелә. Егетләрнең эшкә омтылышлары яхшы, комбайннарны әзерләүгә зур игътибар бирелгән. Шуңа һәркайсына гадел бәя куярга тырыштык. Иген уңышы күрше тирәләргә караганда Балык бистәсендә мул булырга охшаган.
    Хәлиткеч урып-җыю эшләренә исәпле көннәр калып бара. Шуңа һәркем булган кимчелекләрне тизрәк төзәтеп, җитди әзерлек чарасы күрсен иде. Тир түгеп үстерелгән игеннәрнең бөртеге дә әрәм булмаска тиеш, район белгечләренең таләбе шундый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: