Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәтиҗәләр куандыра да, уйландыра да ...

Һәрбер елның үзенчәлекләре бар. Узган ел, мәсәлән, безнең өчен 2010 елның гаять көчле корылык нәтиҗәләрен җиңү елы буларак хәтердә калачак. Бер үк вакытта игенчелек һәм терлекчелек тармакларында да рекордлы уңыш алынуы белән истәлекле ул.

Авыл хуҗалыгы районы буларак без узган ел күрше-тирәләрдән йомшак эшләмәдек. Район тарихында беренче мәртәбә хуҗалыклар тарафыннан 501 миллион сумлык продукция җитештерүгә ирештек. Шулай итеп алдагы елдагыдан 26 процентка күбрәк продукция алып, уңышлы төстә ярты миллиардлы чикне уздык. Хуҗалыкларда эшләүче бер кешегә 436 мең сумлык, ә бер гектар чәчүлек җирдән 5926 сумлык акчалата керем алынды.
Узган ел районыбыз хуҗалыкларында 45,6 мең гектарда бөртекле культуралар игелде һәм барлыгы 130 мең тонна ашлык җыеп алынды. Һәр гектардан уртача уңыш 28,7 центнер тәшкил итә.
"Масловский" акционерлык җәмгыяте игенчеләре һәр гектардан 52,5, "Зюзино" ярдәмче хуҗалыгы-52,7, "Азык-төлек корпорациясе" 35,7 центнер уңыш алуга ирештеләр. Ә иң түбән уңыш "Фаворит" агрофирмасы өлешенә туры килә. Алар һәр гектардан уртача 14, "Вамин-Татарстан-Починок"-18,6, "Тургай" крестьян-фермерлык хуҗалыгы 17,2 центнер уңыш җыеп алдылар. Аеруча уңышлы елда аларның болай түбән уңыш алуларын берничек тә аклап булмый. Монда бары тик бөртекле культуралар чәчелә торган туфрак эшкәртү технологиясенең тиешенчә үтәлмәве ачык күренә.
Тулы күләмле һәм сыйфатлы азык базасы булдыру терекчелек продуктлары җитештерүне арттыруга ярдәм итә. Узган ел районыбызда һәрбер шартлы терлеккә уртача 50 центнер сусыл һәм тупас азык берәмлеге әзерләнде. Терлекләрне кышка җитәрлек азык белән тәэмин итүдә һәм бер шартлы терлеккә Балык бистәсе "ВЗП"сында-77, "Кама" агрофирмасында-58, "Логос" җәмгыятендә 51 центнер азык берәмлеге тупладылар. Хәтта шушындый уңышлы елда да үз алларына куелган ике елга җитәрлек азык әзерләү бурычын үти алмаучылар да бар. "Арыш" хуҗалыгы, мәсәлән, бер шартлы терлеккә 22, "Кульга"-26, "Урахча" 27 центнер гына азык берәмлеге әзерли алды.
2012 ел уңышына пландагы 9000 урынына 9320 тонна бөртек әзерләнде. Чәчүлек орлык белән тәэмин ителеш 104 процент тәшкил итте. Бүгенгесе көнгә аларның барысы да тикшерелде һәм 96 процент орлык конденцияле дип табылды. Бу эштә аеруча "Кама" агрофирмасы нәтиҗәле эшләде. Алар язгы чәчүгә 1652 тонна орлык әзерләделәр. "Азык-төлек корпорациясе"-1132, "Логос"-1747, "Кулон"-1100, "Масловский"да 440 тонна яхшы сыйфатлы орлык тупланды. Чәчүлек орлыкның барысы да район орлыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелде һәм чәчү өчен яраклы дип табылды. Кызганычка каршы, әле бу тармакта да тискәре күренешләр күзәтелә. "Котлы Бөкәш" агрофирмасында 160 тонна орлык конденциясез дип табылды.
Күпьеллык тәҗрибәдән чыгып шуны әйтергә мөмкин. Тиешле күләмдә туфракка минераль ашламалар кертелмәсә, югары уңыш алып булмый. Районыбыз хуҗалыклары узган ел уңышына һәр гектарга 45 килограмм исәбеннән тәэсир итү микъдарында минераль ашлама керттеләр. Аның белән Балык бистәсе "ФЗП"сы аеруча яхшы эшләде. Аларда һәр гектарга 67,6, "Азык-төлек корпорациясе"ндә-62,5, "Кама" агрофирмасында-50,1, "Зюзино" ярдәмче хуҗалыгында 48,1 килограмм ашлама кертелде. Ә шул ук вакытта "Фаворит"та ул һәр гектарга нибары 4,7 килограмм гына туры килә. Ә "Кульга"да бер гектар чәчүлек җиргә 16,4, "Арыш" та 16,6 килограмм гына ашлама керттеләр. Шуның нәтиҗәсендә әлеге хуҗалыкларда алынган уңыш күләме дә районның уртача күрсәткеченең яртысыннан да түбән. Игенчелектә тиз арада массалы, репродукцияле орлыкларны югары репродукциялеләргә алыштыру шарт. Алга куелган таләпләрне искә алып хуҗалыкларга югары репродукцияле һәм яхшы сыйфатлы чәчүлек орлыклар кайтару чарасын күрергә кирәк. Минераль ашламалар ташырга, аны тиешле таләпләргә туры килерлек итеп саклауны турында да уйларга вакыт. Хуҗалыкларга һәм фермерларга язгы кыр эшләрен уңышлы башкару, кырларга авыл хуҗалыгы культурасын урнаштыру буенча эш планнарын төзү вакыты җитте.
Яхшы, заманча техника белән тәэмин ителеш олы уңышларга ирешү мөмкинлеге бирүен бүген һәркем аңлый. Шуны истә тотып узган ел хуҗалыкларга 19 миллион 16 мең сумлык төрле маркадагы тракторлар кайтты. Шулай ук гомуми суммасы 22 миллион 370 мең сумлык ике ашлык суктыру, ике азык хәзерләү комбайннары һәм тагылма арбалы дүрт "КамАЗ", ике "Газель" автомашиналары алынды. Моннан тыш тагын 22 миллион 154 мең сумлык төрле маркалы авыл хуҗалыгы машиналары кайтарылды. Шулай итеп, хуҗалыкларның машина-трактор паркы 63 миллион 540 мең сумлык техника хисабына яңартылды. Бүгенгесе көнне хуҗалыкларда булган техниканы сафка бастыру эше бара. Барлыгы 3040 тырманың 1845 е, ягъни, 61 проценты төзекләндерелде инде. Культиваторларның 30, чәчкеләрнең 25 проценты, булган 334 тракторның 122 се ремонтланды. Шул ук вакытта корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү агрегатларының-22, ашлама сиптерү җайланмаларының 26 проценты гына сафка бастырылды. Бу юнәлештә йомшак эшләүче хуҗалыкларга уйланырга вакыт бар. "Азык-төлек корпорациясе", "Кама" агрофирмасы, Балык бистәсе "ВЗП"сы, "Кулон" агрофирмасын уңай яктан телгә алырга мөмкин. Шул ук вакытта "Фаворит", "Әшнәк", "Кульга", "Урахча" хуҗалыкларында ремонт эшен активлаштырырга кирәк. Авыл хуҗалыгы техникаларын сафка бастыруны 1 апрельгә төгәлләү бурычы куела.
Яңа елның беренче көненә районда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 12402 баш иде. Ул узган елдагыдан 475 башка күп. "Кама" агрофирмасы терлекләрнең баш санын 151, "Ильдан" фермерлык хуҗалыгы 68 башка арттырды. "Шакиров" фермерлык хуҗалыгында 51, "Габитов" хуҗалыгында 40 башка үсте. Шул ук вакытта Балык бистәсе "ВЗП"сы-105, "Кульга"-75, "Арыш" хуҗалыгы терлекләрне 30 башка киметте. Әлеге хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре терлекләрнең баш санын узган елгы дәрәҗәгә җиткерү турында уйлансыннар иде.
Бүгенге көнгә районыбызда дуңгызларның баш саны 10175 баш тәшкил итә. Бу узган елдагыдан 1832 башка ким. "Слобода" агрофирмасында дуңгызларның баш саны 8000 иде. Алар аны бүгенге көнгә 185 башка арттырдылар. Якын киләчәктә 10 меңгә җиткерергә исәп итәләр. Шул ук вакытта "Фаворит" агрофирмасы -1189, "Саргис"-413, "Ильман"-204, "Вамин Татарстан-Починок" 164 башка киметтеләр. Аларның барысына да "Слобода" агрофирмасыннан үрнәк алып, хәлне яхшырту бурычы куела.
Узган ел районыбызда тереләй авырлыкта 2467,7 тонна ит җитештерелде. Бу алдагы елдагыдан 15,4 тоннага күбрәк. "Аяз-Ойл"-148, "Ильдан"-151, "Азык-төлек корпорациясе"-113, "Логос"-108 процентка, "Кама" агрофирмасы, "Закиров" фермерлык хуҗалыгы, "Масловский", "Слобода" агрофирмасы да ит җитештерүдә алдагы елдагыдан яхшы эшләделәр. Ә менә шул ук вакытта ит җитештерүне "Фаворит"-14, "Саргис"-42, "ВЗП"-82, "Кульга" 86 процентка киметтеләр. Ит җитештерү планының түбән булуы, әлеге хуҗалыкларда тиешле шартларның булмавы һәм техник таләпләрнең үтәлмәве белән аңлатыла. Быелгы азык мул булган чорда да кайбер хуҗалыклар терлекләрне баланслы рацион нигезендә ашатмыйлар. Шуңа аларның авырлыклары ким. Ә районда мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек артымы уртача 615 грамм тәшкил итә. Иң югары артым алуга узган ел масловкалылар ирештеләр. "Слободское" да ул 1000, "Арыш"та-907, "Аяз-Ойл"да-797, "ВЗП"да-479, "Кульга"да-544, "Урахча"да 491 грамм булды. Ә дуңгызларның уртача тәүлеклек артымы 426 грамм иде. Бу алдагы елдагыдан 10 граммга артык. Аеруча зур үсешкә "Слобода" агрофирмасы иреште. Аларда уртача тәүлеклек артым 520 грамм тәшкил итте.
Узган ел районда барлыгы 3698 баш бозау алынды. Бу алдагы елдагыдан 6 га артык. "Аяз-Ойл" җәмгыяте бу юнәлештә аеруча яхшы эшләде. Алар 29 баш бозауны артык алдылар. "Кама" агрофирмасы узган ел 84, "Кульга"-27, "Слободское" 25 башка кимрәк бозау алды. Әлеге хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә терлекчелеккә игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк. Шул ук вакытта узган ел дәвамында районда барлыгы 11628 баш дуңгыз баласы алуга ирешелде. Ул алдагы елдагыдан 5528 башка артык. Болар бар да "Слобода" агрофирмасы хисабына артты. Аларда ул 7384 баш тәшкил итә. Бу күренешнең без вакытлы булуына ышанабыз һәм киләчәктә үз эшчәнлекләрен тагын да яхшыртуларына өмет итәбез. Дуңгыз балалары алу күрсәткече "Саргис" та-349, "Вамин Татарстан-Починок" та 97 башка ким.
Район хуҗалыкларында узган ел 14607,7 тонна сөт җитештерелде. Бу алдагы елдагыдан 3 процентка кимрәк. Уртача савым бер сыердан 4174 килограмм тәшкил итә. Сөт җитештерүдә алдагы елдагыдан "Аяз-Ойл"-115, "Йолдыз" агрофирмасы-111, "Закиров" фермерлык хуҗалыгы-109, "Азык-төлек корпорациясе"-101 процентка һәм "Масловский" хуҗалыгы шактый арттыруга ирештеләр. "Кама" агрофирмасы сөт җитештерүдә алдагы елдагыдан начар эшләде. Без, әлбәттә, узган елларда бу хуҗалыкның нинди югары үсеш кичерүләрен яхшы беләбез. Әмма аларның эшчәнлегенә бәя бары тик бүгенге көн күрсәткеченнән чыгып биреләчәк. Бигрәк тә "Кульга" хуҗалыгының узган ел алдагы елдагыдан сөтне 51 процентка киметүен телгә алмый мөмкин түгел. Сөт җитештерү күләме бүген һәрбер хуҗалыкның эшчәнлегенә бәя бирә торган төп күрсәткеч. Шуңа бу юнәлештә һәркемгә дә яхшырак эшләү бурычы куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев