Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әниләрен көткәннәр янында...

    Районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне көйле эшләүче "Акчарлак" приютына кунаклар еш киләләр. Аларның һәркайсы биредә сабыйларның яшәү шартлары белән танышканнан соң канәгать калуларын белдерә.

    Әле менә бу юлы да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкинның үтенече буенча аның ярдәмчесе Энҗе Хәйруллина, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең территориаль бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мөдәрис Гаянов белән берлектә приютта булдылар. Билгеле инде балалар янына буш кул белән килмәгәннәр алар. Һәрбер укучыга уку кирәк-яраклары, канцелярия товарлары белән бергә шактый бай азык-төлек продуктлары да алып килгәннәр. Депутатыбыз үтенече буенча иң элек балаларның көндәлек тормыш шартлары, яшәешләре белән кызыксындылар алар. Билгеле инде балалар белән дә очрашып, бу хакта сорашып аларның ихтыяҗларын өйрәнделәр. Өлкәнрәк яшьтәге балаларның күбесе мәктәптә булганлыктан, алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән аралаштылар. Ә сабыйлар исә биредә бар дөньяларын онытып мультфильм карап утыралар иде. Бүлмәгә бер төркем кунаклар керүен күреп бер нәни малай урыныннан торып йөгереп килеп Казан кунагының муенына сарылды.
    -Сабыйларга биредә яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр булса да, алар барыбер әти-әниләре, туганнарын зарыгып көтәләр,-ди приют директоры Рәдиф Сафиуллин.
    Ә монда аларның вакытлары бер дә бушка үтми. Бергәләшеп төрле концерт номерлары әзерлиләр. Ә бу көннәрдә исә, әниләр көне бәйрәме уңаеннан иң якыннарына атап кул эшләреннән бүләкләр ясыйлар. Алар күп төрле кәгазь кисәкләреннән берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре эшләгәннәр. Кайберләрен бакчада үскәннәреннән аеруы да кыен. Бирегә килгәнче укуда йомшак булган балалар, нык тартылып алдынгылар рәтенә чыккан. Кыскасы, приютта тәрбияләнүче нәни сабыйлар, укучы балалар өчен монда бөтен кирәкле, заман рухы югарылыгында уңай шартлар булдырылса да, алар гаиләләрен, әти-әниләрен, якыннарын сагынып яши. Әйе, кайберәүләрнең әти-әниләре тәрбия кебек мөһим эшкә тиешле игътибар бирмәсә дә, сабыйлар барыбер аларны юксына. Балаларын килеп алуларына ышанып зур өмет белән көтә.
    сабыйлар кунаклар алдында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: