Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Әни булу–иң авыр хезмәт»

    Бөек рус язучысы Л.Толстой "Балачак" хикәясендә үз әнисен бик назлы хисләр аша искә ала. Өзелеп яратуы турында сөйли. Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең А.Кузьмичева җитәкчелегендәге 4 А сыйныф укучылары бу әсәрне дәрестә бик яратып укыганнар. Ә өйләрендә шушы хикәя тәэсире астында үз әниләре турында иншалар язганнар. Бүген сезгә алардан өзекләр...

    "...Әнидән дә яхшырак дус юк. Ул минем һәр соравыма җавап таба. Әни мине беренче адымнар ясарга өйрәтте, җитәкләп беренче сыйныфка алып барды. Ул безнең сәламәтлегебез турында кайгырта, йортыбызны чисталыкта, тәртиптә тота. Әни мине йомырка тәбәсе, аш һәм пирог пешерергә өйрәтте.
    Сөмбел Вәлиәхмәтова".

    "...Әни минем иң якын кешем. Мин аның белән бөтен серләремне уртаклашам. Ул бик игътибарлы, кәефем төшсә шундук сизеп ала. Кочаклап иркәләсә бигрәкләр дә рәхәт була шул. Ул кайвакыт кырыс та. Күп вакытта бик ягымлы инде. Мин аны бик яратам.
    Эльвина Рыжова".

    "...Мин мәктәптән кайтканда өйдә һәрвакыт тәмле ис таралган була. Димәк, әнием нәрсә дә булса пешергән. Ул өйдә һәркөнне бәйрәм ясый. Әни булу-иң авыр хезмәт ул.
    Наталья Герасимова".

    "...Миңа 2-3 яшь булганда йоклар алдыннан әни әкиятләр сөйли иде. Аның ягымлы матур тавышы астында рәхәтләнеп йокыга китә идем. Ә төшемдә әнинең сәхнәдә җырлаганын еш күрәм. Ул чыннан да бик матур җырлый. Кечкенә чагында мин аны җырчы дип уйлый идем. Ә ул укытучы булган икән.
    Әдилә Хәлилова".

    "...Минем әни елмайганда кояш та ныграк балкыган төсле. Һәр бала үз әнисен яратадыр инде ул. Ә мин барысыннан да ныграк яратам. Без аның белән ике дус кыз кебек. Бар нәрсә турында сөйләшәбез.
    Валерия Столярова".

    "...Безнең гаилә зур һәм тату. Әти, әни, апа һәм энем. Әгәр әни өйдә булмаса, барыбызга да бик күңелсез. Баланың теле дә "Әни" дип ачыла бит. Беренче адымнар, барлык уңышлар, җиңүләр әни белән бәйле. Ул мине үз-үземә ышанырга, тырыш булырга өйрәтә.
    Ләйсән Гатауллина".

    "...Мин төнлә белән йолдызларны күзәтергә яратам. Күктәге иң якты, иң матур йолдызны кадерле әниемә ошатам.
    Ксения Куприянова".

    "...Минем әнием больницада шәфкать туташы булып эшли. Ул үзенең эшен бик ярата. Аның кабинетында бик матур гөлләр үсә. Ул аларны үзе утырта. Әни эштән бик арып кайта. Шуңа да мин аңа йорт эшләрендә булышам.
    Алия Хәсәнова".

    фото yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: