Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Наркотик, наркоман. Плюслары юк, минуслары бихисап...

    Кеше. Бөек исем. Әгәр җисеменә тугры кала алса билгеле. Карыннан башлап күпме сынау үтә ул. Ниндиенә генә тарымый. Язмыштан бирелгәне, чор, замана тудырганы, көндәлек мәшәкатьләргә бәйлесе һәм иң аянычы, кешене тәмам кешелектән чыгара торганнары. Шуларның берсе наркотик белән бәйле замана сынавы. Аның тозагына эләккән адәм баласы, үз нәүбәтендә мескен, икенче...

    Кеше. Бөек исем. Әгәр җисеменә тугры кала алса билгеле. Карыннан башлап күпме сынау үтә ул. Ниндиенә генә тарымый. Язмыштан бирелгәне, чор, замана тудырганы, көндәлек мәшәкатьләргә бәйлесе һәм иң аянычы, кешене тәмам кешелектән чыгара торганнары. Шуларның берсе наркотик белән бәйле замана сынавы. Аның тозагына эләккән адәм баласы, үз нәүбәтендә мескен, икенче тарафтан ерткыч җанварны хәтерләтә башлый. Әйе, әйе мескен. Чөнки, көчен югалта барган корбанын наркотиклар сазлыгы үзенә тиз тартып ала һәм шунда соңгы гомер сәгатенә үзе үк ясинын да укый. Ерткыч. Монысы да хаклыктан: коточкыч, хәшәрәт җанга әверелеп, ни кылганны да белмиенчә наркотик хакына нинди генә җинаятькә бармый ул, хәясен югалта. Ә барысы юктан гына, кызык эзләп, янәшәдәгеләр коткысына бирелеп, "кайф" алудан башлана. Икенчеләр исә, кесә калынайтуның "азарт" чирен йоктыра. Икесенең дә дәвамлы очы, сукмак ахыры, ни кызганыч, упкынга килеп терәлә.
    фото www.yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: