Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Намусыңны яшьтән сакла

Коррупциянең дәүләтнең социаль-икътисадый үсешенә киртә булып торуын, нигезен какшатуын һәркем яхшы аңлый инде. Аңа ничек каршы торырга? Яшьләр коррупция турында нәрсә уйлыйлар? Узган атнада "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган "Син коррупция турында нәрсә беләсең?" интеллектуаль уенында район үзәге мәктәпләрендә укучылар шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштылар. Халыкара коррупциягә каршы көрәш...

Коррупциянең дәүләтнең социаль-икътисадый үсешенә киртә булып торуын, нигезен какшатуын һәркем яхшы аңлый инде. Аңа ничек каршы торырга? Яшьләр коррупция турында нәрсә уйлыйлар? Узган атнада "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган "Син коррупция турында нәрсә беләсең?" интеллектуаль уенында район үзәге мәктәпләрендә укучылар шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштылар.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш турында ООН документларында "коррупция" билгеләмәсенә дәүләт хакимлеген шәхси максатларда явызларча файдалану дип аңлатма бирелә. Күпчелек россиялеләр өчен бу ришвәт алу, шәхси элемтәләрдән файдалану (блат), бюджет средстволарын үзләштерү һәм башкалар белән бәялиләр.
Җәмгыятьтә коррупция күренешләренә карата түзеп булмаслык атмосфера тудырганда гына аңа каршы нәтиҗәле көрәшеп була. Ә яшьләр бу көрәштә аерым урын алып торырга тиешләр инде. Чөнки яшьләрдә дөньяны яхшы якка үзгәртүдә омтылыш көчле. Укучылар моны интеллектуаль уенда да күрсәтергә омтылдылар. Командаларның исемнәре генә дә күп нәрсә турында сөйлиләр иде: "Чиста йөрәкләр", "Данко", "Мөстәкыйль балалар", "Лидер".
-Коррупциягә каршы көрәш бүгенге көндә хокук саклау органнары эшчәнлегендә алгарышлы урын алып тора. Коррупция безнең дәүләтебезгә алга барырга комачаулый,-диде жюри рәисе, район прокуроры А.Хусаенов. -Бөтен җәмгыять һәм һәрберебез бердәм булсак кына бу көрәштә уңышка ирешергә мөмкин. Коррупция проблемасына яшьләрне тарту яхшы күренеш. Яшьтән үк коррупциягә карата түземсезлек тәрбияләргә кирәк. Әлеге уен да бу юнәлештә алга таба бер адым булыр, анда катнашучылар яхшы белем күрсәтерләр дип уйлыйм.
Укучыларга шактый катлаулы сорауларга җавап бирергә туры килде. Аларның кайберләре жюри әгъзаларын да кыен хәлдә калдырырлык иде шул. Ә алар бу мәсьәләдә мәгълүматлы иптәшләр инде: район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин, коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Р.Фахуртдинова һәм башка абруйлы шәхесләр.
Әмма Балык бистәсе укучылары барлык конкурс сорауларына уңышлы җавап бирделәр. Белем, эрудицияләре белән беррәттән артистлык осталыкларын да күрсәттеләр.
Бу интеллектуаль уенны яшьләр, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе оештырдылар.
Жюри әгъзалары командаларга очколар бүлделәр һәм җиңүчеләрне атадылар. Анда катнашучыларның барысы да шулай ук концерт номерлары белән чыгыш ясаган үзешчәннәр дә дипломнар, бүләкләр алдылар. Кемнең җиңүе ул кадәр үк мөһим түгел инде. Укучыларның бу актуаль темага битараф булмаулары күпкә мөһимрәк. Бу киләчәккә өметләр уята.
Рәсемдә: интеллектуаль уенда катнашучыларның бер төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев